Без мөгаллим, тарих фәннәре кандидаты Айрат Мөхәммәтҗанов белән аның тормыш юлы хакында сөйләштек. ─ Айрат, әти-әниле балачак мизгелләре ничегрәк хәтерегездә калган? Аларның сәләте дә үзегезгә күчми калмагандыр. ─ Әти-әни сеңлем Миләүшә белән мине иркәләп кенә үстермәде. Кечкенәдән эшкә өйрәттеләр. Урамда уйнаганда, берәрсе кыерсытса да, өйгә кайтып әләкләгәнне әни беркайчан яратмады. Шуңа күрә андый гадәтебез булмады. Сәнгатькә мәхәббәтне дә бәләкәй чактан уяттылар. Мин 4нче сыйныфта укыганда, гаиләбез белән шифаханәгә бардык. Анда ял итүчеләр оештырган концертта, мәхәббәт турында җыр башкарганда, көлә-көлә кул чаптылар үземә. Заманында туган авылым Котлы Бөкәш мәдәният йортында Илдус Низамов “Йолдыз” ансамбле оештырган иде. Аның каршында эшләп килгән “Йолдызчык” балалар ансамблендә 6─7нче сыйныфларда солист булдым һәм бас-гитарада уйный идем. Шул вакыттан ук безне җитәкчебез Балык Бистәсе районы авылларына концертлар куярга йөртте.
─ Сәхнәләрне яуларга өлгергән бала киләчәккә нинди уй-хыяллар белән яшәде соң? ─ Кечкенәдән үк китаплар укырга яраттым. Китапханәдән, кибеттән алган китапларны кичләрен юрган астында, фонарь яктыртып укуларымны бүген дә искә алам. Бигрәк тә булачак командирлар, адмираллар турындагылар кызыксындырды. Үзем дә: “Командир булам”, ─ дип хыялланып йөрдем. 8нче сыйныфтан соң безгә Арча районына күчеп китәргә туры килде. Рус мәктәбеннән соң, анда татарча укый башлау бик җиңел булмады. Сигез ел буе гел бишлегә генә укып, беренче һәм соңгы икелене әдәбияттан (шигырь ятламаган өчен) әни куйды. Мәктәптән соң, хыялларымны тормышка ашыру өчен, Мәскәүгә Кызыл байраклы хәрби институтка укырга керергә киттем. Әмма имтиханны бирә алмыйча кире кайтырга туры килде. Аннан кайтуга, Казан дәүләт университетының тарих факультетына имтиханнар биреп, укырга кердем.
─ Командир булу хыялы күңелдә калган, алайса. ─ Мин 1нче курстан соң, үз теләгем белән армиягә китеп бардым. Сәмарканд өлкәсендәге ракета гаскәрләре взводында командир урынбасары булып хезмәт иттем. Анда “Лаеш шулпасы”н татырга туры килде. Әни һәрвакыт “Лаеш шулпасын эчәрсең әле”, ─ ди торган иде.
Комментарийлар