– Син тумышың белән кайсы яктан? – Мин Себердән. Төмән өлкәсенеңТобольск шәһәреннән. Тобольскида туып үстем, татар мәктәбендә белем алдым. Беренче сыйныфтан музыка белән шөгыльләнә башладым. Җиде ел музыка мәктәбендә баян бүлегендә укыдым. Мин балачактан ук бик актив идем, ансамбльдә дә, аерым да җырладым, биидем дә, түгәрәкләргә дә йөрдем.
– Туган ягыңда тел мәсьәләсе ничегрәк? Яшьләр татарча беләме, сөйләшәме? – Яшьләр татарча сөйләшә дип мактанып булмый шул, татар телен белгән кешеләр, әлбәттә, бар, ләкин алар күп түгел.
– Гаиләдә синнән башка иҗади кешеләр бармы? – Әйе, гаиләмдә җырлыйлар да, бииләр дә, гармунда да уйныйлар. Хәтта бер бабаебызның сурәте 1975 елда Татарстан китабы нәшриятында басылып чыккан Мәхмүт Нигъмәтҗановның "Халык җырлары" дигән китапта да бар. Ул скрипкада татар көйләрен уйный иде. Ә икенче бабай гомүмән авылыбызның беренче баянчысы иде, авылда да, Тобольскида да бер бәйрәм дә аннан башка узмый иде.
– Тормышны музыка белән бәйләү теләге кайчан туды? – Белмим, ничектер сизми дә калдым мин аны. Мин шундый мохиттә үстем дә бит, бәлки шуның өчендер. Музыка мине шәхес буларак үстерде.
– Иң яраткан татар композиторың кем? – Мин аларның барысын да яратам, хөрмәт итәм, чөнки алар милләт өчен эшләгән шәхесләр, шуңа бер генә композиторны атап әйтеп булмый. Һәр композиторыбыз үзенчәлекле. Мәсәлән, Солтан Габәши беренче татар спектакльләре өчен көй язган, шулай ук ул татарның беренче хор дирижеры, беренче операларның, романсларның авторы Мансур Мозаффаров беренче профессиональ белем алган татар композиторы. Ә Сәлих Сәйдәшев көйләре халыкның күнел түрләренә ничек керә!
– Хәзерге заман татарларыннан кемне тыңлыйсың? – Миләүшә Хәйруллинаны бик яратып тыңлыйм, без аның көйләрен концертларда да башкарабыз, аның көйләре төрле яклы, төрле төсле. Аның элеккеге татар шагыйрьләренә багышланган музыкаль әсәрләре күп. Мәсәлән, "Шәгыйрь" поэмасы. Шулай ук "Кави-Сәрвәр" операсы бик шәп, зур күләмле булса да, аны тыңларга җиңел, бик хисле. Аннары Илһам Бәйтирәкнең иҗатын яратам, без аны оркестр белән соңгы вакытта бик еш башкарабыз.
Комментарийлар