16+

Һәр эшсезгә – бер эш урыны. Эш юк диючеләргә җавап

Үзизоляция вакытында кайбер оешмалар ябылып тору сәбәпле, күп кеше эшсез калды. Хәзер бу өлкәдә тотрыклылык урнашканмы? Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән шул хакта сөйләштек. 

Һәр эшсезгә – бер эш урыны. Эш юк диючеләргә җавап

Үзизоляция вакытында кайбер оешмалар ябылып тору сәбәпле, күп кеше эшсез калды. Хәзер бу өлкәдә тотрыклылык урнашканмы? Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән шул хакта сөйләштек. 

Быел коронавирус сәбәпле хезмәт базарында үзгәрешләр күзәтелә
– Бүген эшсезлек буенча хәл ничегрәк? Тәкъдим итәрлек эш урыннары җитәрлекме? 
 – Быелгы кризис 2009, 2014 елгыдан аерылып тора. Берара эшсезләргә тәкъдим итәрлек урыннар кимеде. Аеруча сәүдә, азык-төлек, банк эшчәнлеге өлкәсендә авырлыклар күзәтелде. Бүген рәсми төстә эшсез булып теркәлгән 49 мең кеше исәпләнә. Шул ук вакытта 49 мең вакасия тәкъдим ителә. Җәй азагында, аеруча сентябрьдә эшсезлекнең иң югары ноктасы күзәтелде. Эшсезләр саны 79 меңгә якынлашты. Хәзер хәл тотрыкланып килә. Оешмалар пандемия шартларында эшләргә җайлаша. Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз. 

– Кайсы өлкәләрдә хезмәткәрләргә ихтыяҗ аеруча зур? 
 – Бу исемлек ел саен диярлек үзгәреп тора. Моңа кадәр шоферларга ихтыяҗ зур булса, хәзер такси, машина йөртүчеләр җитәрлек. Аның каравы сәламәтлек өлкәсенә хезмәткәрләр таләп ителә, һәр алтынчы вакансия төзелеш белән бәйле. Хезмәт хаклары да канәгатьләнерлек, әйтик, эш базарында ихтыяҗ зур булган таш салучы һөнәре 40 448 сум хезмәт хакы белән тәкъдим ителә. 

– Белгечлекне алыштыру мөмкинлеге дә бар бугай? 
– Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән аларга һөнәр алыштырырга тәкъдим итәбез. Үз җирлегендә кайсы һөнәргә ихтыяҗ барлыгын ачыклап, шул юнәлешне үзләштерү өчен акча бүлеп бирәбез. Бу хакта социаль килешү төзелә. Шулай ук авырлы хатын-кызларга белгечлекләрен үзгәртү мөмкинлеге бар. Быел барлыгы 1518 әнине укыту күздә тотыла. Маникюр ясаучы кебек һөнәрләр бик күп, аның белән хезмәт базарында үз урыныңны табу җиңел булмаячак, шуңа да кирәкле һөнәрләргә басым ясарга тырышабыз. Өлкән яшьтәге кешеләрне укыту программасы да уңышлы эшләп килә. Аларга хисачы, педагог, финанслар белән идарә итүче, сатучы, каравылчы һәм башка һөнәрләр тәкъдим ителә. 

– Эш урынын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? 
– Кешенең мөмкинлекләре теләге белән туры килергә тиеш. Эш сайлаганда яшәү урыныннан ара ераклыгын, хезмәт хакы күләменә дә игътибар итәсең. Кешенең мотивациясе булса, ул эшкә урнашырга дип максат куя икән, теләгәненә ирешә. Хәтта ювелир эшләнмәләр ясаучы кебек сирәк һөнәр ияләренә үз белгечлеге буенча эш тапканыбыз бар. Пандемия вакытында халык арасында “Россиядә Эш” порталы бик популярлашты. Портал аша эш эзләгәндә резюмены дөрес төзергә кирәк. Анда кандидатка таләп ителгән сыйфатларны төгәл күрсәтергә, үзеңнең көчле якларыңа басым ясарга киңәш итәм. 

– Рәсми теркәлмичә эшләү куркынычмы? 
– Бу темага сораулар, шикаятьләр еш килә. Кемдер үтенеч буенча ярты гына көнгә эшкә чыккан да, имгәнгән, “больничный” алуда кыенлыклар туган. Икенче берәүгә хезмәт хакы түләнми. Суд һәрчак хезмәткәр яклы булса да, дәлилләү, хаклыгыңны раслау шактый вакыт һәм көч сорый. Шуңа да конверттагы хезмәт хакына кызыкмаска, рәсми теркәлеп эшләргә киңәш итәм. Пандемия вакытында эшсезлек буенча пособиеләр түләнә башлагач та, теркәлмичә эшләүчеләр моның ни дәрәҗәдә ышанычлы түгел икәнен үз җилкәләрендә татыды. Алар аз акча алды. Рәсми эш урыны социаль пособиеләрне гарантияли. Киләчәктә ни буласын белеп булмый бит. 

Ихтыяҗ аеруча зур булган тармаклар:
3 % – фән һәм мәгариф 
4 % – азык-төлек өлкәсе 
5% – сәламәтлек саклау өлкәсе 
5 % – транспорт
5 % – консалтинг
14% – төзелеш
42 % – җитештерү тармагы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X