Шәһри Казан

"Шәһри Казан" журналисты Рәсимә Галиева: “Тормышта “ташка аш белән” генә атып торып булмый”

19 ноябрь – югары мәктәп укытучысы көне. “Шәһри Казан” укучылары өчен Рәсимә Галиева исеме, әлбәттә, таныш. Ул – 25 ел тәҗрибәсе булган журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты.

Аңа өстәп, Рәсимә Галиева Казан федераль университетында белем дә бирә. Бар эшкә дә җитешүче, сәгать кебек төгәл Рәсимә Галиева турында язманы тәкъдим итәбез.

– Журналистикада беренче адымнарыгызны кайчан ясадыгыз?
– Саба районы Тенеки авылында туып-үстем. Башлангычны шунда тәмамладым. Юлбат урта мәктәбендә укуны дәвам иттем. Мәктәптә бик күп түгәрәкләр эшләде. 6 сыйныфта белем алганда, укытучыбызга “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге оештырырга тәкъдим иттек. Түгәрәккә “Серле каләм” исемен бирдек. Мәкаләләр язып, республика матбугатына җибәреп тордык. “Саба таңнары”, “Ялкын”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”да беренче язмаларым чыкты. Бәйгеләрдә актив катнаштым. “Көмеш кыңгырау” газетасы оештырган бәйгедә җиңеп, бүләкләү тантанасына килә алмавым һаман исемдә.

– Журналист булырга хыялландыгызмы?
– 6-7 сыйныфларда гел уйламадым. Табиб буласым килде. Безнең күршебездә шәфкать туташы Диләрә апа яши иде. Бөтен урам кызлары белән Диләрә апаның көн саен ак халатын юганына сокланып карап тора идек. Журналист булу теләге чыгарылыш сыйныфларында барлыкка килде. Безнең түгәрәкне төрле җыеннарга чакыралар иде. Тәҗрибәле журналистларның сөйләгәннәренә кызыкканмындыр.

– Хәзер сез студентларга белем бирәсез, үзегезнең студент чакларыгызны хәтерлисезме?
– Төркемебез бик көчле булды. Безгә Флорид Әгъзәмов, Васил Гарифуллин, Илдар Низамов, Әлфәт Закирҗанов кебек танылган шәхесләр белем бирде. Мин татар теленең иң куәтле вакытында укыдым, хәтта фәлсәфә фәнен дә татарча укыдык. Студент чакта “Шәрык клубы” эшләде. Анда төрле татар бүлекләрендә белем алган яшьләр җыелды. Теләгән темага фикер алышып, чәй эчеп, вакытны күңелле үткәрдек. Ул вакытларга кире кайтасы иде.

– Сез нинди студент булдыгыз?
– Журналистика факультетында ике юнәлеш бар: уку һәм практика. Әйбәт укыган студентлар практикага азрак игътибар бирде, практиканы өстен куйган студентлар дәресләрне калдырды. Мин алтын урталыкны сакларга тырыштым. Укырга “Алтын каләм” фестивалендә җиңеп кердем, шуңа күрә остазларым йөзенә кызыллык китермәдем. Фәнни конференцияләрдә дә актив катнаштым, 2 курста ректорның рәхмәт хатын алдым. Төрле редакцияләрдә, радиода үземне сынадым.

– Университетта эшләү белән практик журналистиканы бергә алып бару кыенмы?
– Гомер буе берничә эшне бергә алып бардым. Эшләгән елларымны икегә тапкырларга кирәктер. Бөтен җиргә өлгерергә, җитешергә тырышам. Дөрес, төрле чаклар була. Һәрбер эшнең тәртибе бар. Моннан тыш, Саба районында 14 ел буе “Серле каләм” бәйгесен оештыруда катнашам. Укытучы булгач, фәнни эшчәнлекне дә онытып бетерергә ярамый. Студентлар белән эшләргә дә зур көч кирәк.

– Рәсимә Муллаяновна “ат” кебек эшлисез, ә ничек ял итәсез?
– Ял итәргә тырышам. Театрга йөрергә яратам, әмма анда да күп вакыт журналист булып калырга туры килә. Бакчада казынырга яратам. Вакытым булуга авылга кайтып, туганнарыма булышам. Миңа физик хезмәт тә ял кебек. Улыма да вакыт табам. Ял көннәрендә телефонны читкә куеп, гаиләм белән булам.

– Журналистның принциплары була, сезнең нинди кагыйдәләрегез бар?
– Беренчедән, журналист чиста гамәлле булырга тиеш. Ул шик астында калмый торган, саф күңелле, вөҗданнын пычратмаган шәхес. Икенчедән, журналистика – җаваплылык. Укучы алдында җаваплылыкны күздә тотырга кирәк. Үземә яхшылык эшлим дип, башкаларга зыян сала алмыйм. Өченчедән, журналист – игътибарлы булырга тиеш. Журналист иң беренче хатаны үзе җибәрмәскә тиеш.

Реклама

– Сез “ташка аш белән ата” торган кешеме?
– Соңгы вакытта артыгын сөйләшмәскә тырышам. Яхшы гамәлдән чыгып әйткән сүз, начар булып әйләнеп кайта. Кеше яхшы булса, мин дә яхшы. Тормышта “ташка аш белән” генә атып торып булмый. Миңа карата начар фикердә булган кешеләр белән аралашу үзеннән-үзе туктый.

– Журналист экстремаль профессия, үзеңне ничек саклап була?
– “Ватаным Татарстан” газетасында эшләгәндә адвокатыбыз Роберт абый Туктаров мәкаләне бастырыр алдыннан, кайчак укып чыга иде. Журналист хисләргә бирелеп, кешене гаепләргә мөмкин. Үзеңә бүре китермәс өчен, һәр журналистның таныш юристы булырга тиеш.

– Журналистның вөҗданы чиста булырга тиеш, дидегез. Сезнең вөҗданыгыз пычранган вакытлар булдымы?
– Үземнең укучым алдында һәрвакыт җаваплылык тоям. Мәгълүматны кат-кат тикшерергә кирәк. Күңелгә авыр булган вакытлар бар. Үзеңне хаклы саныйсың, башкалар алай уйламаска мөмкин. Ышандырырга кирәк була. Кеше рәнҗеткәнем булмады. Журналист салым түләмәүчеләр, бала акчасын бирмәүчеләр белән дә эшли. Төрле темалар бар. Суд приставлары закон бозган кешеләргә карата көч куллана, бер бала хакын хаклап, икенче бала алдыннан әйберләрен тартып алганда, миңа да авыр. Кызганасың да, борчыласың да, әмма хисләрне кулда тотырга кирәк.

– Рәсимә исеменең мәгънәсе – тиз атлаучы, бу исем сезгә килешәме?
– Бик килешә, дип уйлыйм. Бар эшкә дә өлгереп яшим. Авыл һәм әби турында китаплар язам, искерми торган язмаларны туплап китап бастырдым. Хикәяләр язарга яратам. Илһам килмәгән вакытта өйне тәртипләргә кирәк. Кайчак башны ял иттерергә, саф һавада йөрү, хәтта урамга чыгып керү дә файдалы була. Аллага шөкер, тиз атлап, гомер итәм.

– Журналистиканың иң мөһим сыйфаты?
– Журналистика – файда китерергә тиеш. Укучы хатларында төрле хәлләр турында языла, хәтта авыл урамында ут янмаса да редакциягә мөрәҗәгать итәләр. Ярдәмгә мохтаҗларга булышырга тырышабыз, әмма кайвакыт безнең дә мөмкинлекләр чикле.

– Басма матбугат сакланып калачакмы?
– Минемчә, газеталар алга таба да басылачак. Бүген сайт эшли, ә иртәгә интернет юкка чыкса, нәрсә була? Дөрес, сайтта язманы төзәтү мөмкинлеге бар. Кәгазьгә язылганны бетереп тә, төзәтеп тә булмый. Басма матбугат шуның белән дә җаваплырак ул.

Илгизә Галиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 19 ноябрь 2022 - 19:06
    Без имени
    Рэсимэ, ун,ышлар телим,булдырасын, 😘👍👍👍.