Шәһри Казан

Тамада, җырлар авторы Ренат Галиәскәр: “Шигырьләремнең бәясе – биш меңнән ун меңгә кадәр”

Үзен ул “танылмаган шагыйрь” дип йөртә Ренат Галиәскәр Балтач районы Борнак Иле авылында туып үскән. Бүген Казанда яши. Шигырьләр, җырлар яза. 

– Ренат, беренче язган шигыреңне хәтерлисеңме?
– Мин, гомумән, “шигырьләр язам” дип әйтергә ничектер куркам, кайчакта “рифма гына салам” дип уйлыйм үзем турында. Якын дусларым мине көлеп кенә “танылмаган шагыйрь” дип йөртә. Хәзер үзем дә шигырьләр бастырган вакытта җәяләр эчендә “танылмаган шагыйрь” сүзен куллана башладым. Чөнки шагыйрь исемен алу, шигырьләр язам дип зурдан кубып сөйләү миңа уңайсызрак. Еш кына үземә дә: “Ренат, тукта әле, алай ук түгел бит, син шигырьләр язасыңмы соң?” – дигән сорау бирәм. 
Шигырьгә охшаш әйберләрне мин 2007 елда яза башлаганмындыр. Ул вакытта миңа 20 яшь иде, кечкенә чакта шигърият белән кызыксынмадым дисәм дә була. Әйе, мәктәптә укыганда шигырь язу түгәрәгенә йөри идем, ләкин анда дүрт юллык шигырьне бик авырдан язганымны хәтерлим. Иҗатым эпиграммалардан башланып китте дисәм, дөресрәк булыр. Яшь чактан ук татар эстрадасына гашыйк идем. Шулай бер көнне авылда тирес атканда башка бер фикер килде дә, абыйга: “Мин эпиграммалар язам”, – дидем. Абыем миңа ышанмады, көлеп кенә куйды. Холкымның шундый бер сыйфаты бар: әгәр дә миңа: “Эшли алмыйсың!” – дисәләр, киресенчә, ул әйберне җиренә җиткереп эшлим. Шулай итеп, эпиграммалар язып, аларны башта район гәҗитенә бирмәкче идем, аннан соң: “Тукта әле, нигә мин үземә кечкенә максатлар куям соң?” – дидем дә, бу эпиграммаларны “Кәеф ничек?” гәҗитенә бирдем. Аннан соң авылга үзем язган эпиграммалар бастырылган гәҗитне алып кайтып күрсәттем. Ул вакытта әле үз исемем белән түгел, ә “Гали Әскәр” дигән тәхәллүс белән язган идем. Эпиграммалардан соң инде багышламалар яза башладым, иҗатым шулай башланып китте.

– Ә шигырь ничек барлыкка килә?
– Минем очракта ниндидер күңелгә тигән темалар була: китап укыганнан, кино караганнан, тормышта булган вакыйгалардан соң. Ниндидер юл барлыкка килә дә, шуны үстерә башлыйсың. Кайвакыт шигырь үзе туа да һәм син аны шул ук вакытта язасың. Бер минут эчендә язган шигырем дә бар, ләкин, гадәттә, язу процессы озак бара. Шигырь миңа физик эш эшләгән вакытта яисә төнлә, иртәнге якта килә.

– Ә күбрәк кайчан иҗат итәсең: төнләме, көндезме?
 – Күбрәк төнлә сәгать 3-4ләр тирәсендә. Шигырьләрне ятып язам. Хәтта иртәнге 8гә кадәр язган да бар. Илһамның кайчан киләсен белеп булмый бит, ул көтмәгәндә килергә мөмкин.

– Ренат, ә син белемең буенча кем?
– Төзүче. Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамладым. Кемдер мине, шигырьләр, җырлар язып, атна ахырында банкетлар алып бара да бетте, бу егет эшсез утыра, дип уйлыйдыр. Ләкин бер серне ачасым килә: бүген иҗаттан тыш, әле төзелеш белән бәйле һөнәрем дә бар. Ул юнәлештә дә эшем бик яхшы бара, Аллаһка шөкер. 

— Туган ягың турында да сөйлә әле...

– Авылда әтием белән әнием тора, алар лаеклы ялда. Абыем, энекәшем бар. Туган якка ашкынып кайтабыз. Авылымны бик яратам, үзем дә анда тора алыр идем, тик эшләр, иҗат итәр өчен миңа авыл да, Казан да кирәк. 

— Авыллар гына бетеп бара...
– Килешәм, беткән авыллар да бар. Мәсәлән, безнең колхозга кергән, авылыбыздан ерак түгел удмурт авылы шундый. Җәй көне аны “дача” шикелле генә кулланалар, кыш көне беркем дә кайтмый. Яшерен-батырын түгел, яшьләр дә хәзер тормыш итәр өчен шәһәргә күченеп китә. Авыллар беткәнгә йөрәгем сызлый, бу проблема бар һәм ул бик актуаль. Шөкер, Борнак Иле бетә торган авыллардан түгел. Бездә 200ләп хуҗалык бар, яшьләр дә кала, өйләр дә салына, мәдәният йортын яңарттылар, яңа медпункт ачылды.

– Синеңчә, шигърияттә ир-ат белән хатын-кызның аермасы бармы?
– Шигърияттә генә түгел, ә гомумән, тормышта да хатын-кызлар күбрәк һавада очып йөри бит. Ә инде шигырьләрен алсак, чыннан да, хатын-кызларныкы хисләргә бай була. Ир-ат кешедә күбрәк “тотып була торган” әйберләр белән язылган шигырьләр өстенлек ала. Без – ир-атлар глобаль әйберләне хисләргә бирелмичә,  гадирәк тел белән язарга тырышабыз.

– Чын шагыйрь нинди булырга тиеш?
– Минемчә, ул киң кырлы булырга һәм төрле темалар кузгата белергә тиеш. Көндәлек тормышта мөһим  темалар була, чын шагыйрь шулар турында да яза белергә тиеш. Мәхәббәт, лирика белән генә ерак китеп булмый. 

– Ренат, иҗатыңдагы иң уңышлы шигырь нинди?
– Язам да, аларны онытам, дөресен әйткәндә. Шигырьләремне телефоныма туплап барам, алар бүтән беркайда да юк, шуңа күрә иң курыккан әйберем – ул телефонымны югалту. Ә инде яраткан һәм уңышлы шигырьгә килгәндә, кайсысын әйтергә дә белмим. Миңа, мәсәлән, кайбер шигырьләремдә бер куплеты яисә ике юлы ошый. Бүген кыска гына шигырьләр язып, мәгънәне дүрт юлда гына бирергә тырышам. Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итәсем килә:
Без төкергән өскә менми,
Өстән төкерү җиңел.
Төптән уйласаң: бу илдә
Бер көн яшәрлек түгел.

Реклама

– Ә җырлар ничек языла? 
– Төрлечә була, ләкин үземә башта сүзләр язуы җиңелрәк. Җырчыларның да үз таләпләре була, кайвакытта алар тема күтәреп килә. Язылган шигырьне җыр итеп үзгәрткән чаклар да бар: сүзләрен алыштырабыз, кыскартабыз, чөнки җыр тексты белән шигырь тексты аерыла. Җырда сүзләр гадирәк булырга тиеш. 

– Шигырьләреңне сатасыңмы?
– Җырларымны да, шигырьләремне дә сатам. Беркөнне Разил Вәлиев белән мине телевидениегә популяр тапшыруга кунакка чакырдылар. Шунда Разил абый: “Шигырьләрнең бәясе юк, минем аларны беркайчан да сатканым булмады. Ничек инде Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага җырлар сатыйм?” – диде. Әйе, ул вакытта, әлбәттә, андый нәрсә булмаган. Ләкин фикерем башкача: синнән җыр сорап киләләр икән, син аны язар өчен вакыт сарыф итәсең, төннәрен йокламыйсың, күңелеңне актарып чыгасың, сүзләрен барлыйсың. Минемчә, һәрбер хезмәт бәяләнергә тиеш. Икенчедән, бушка килгән әйбернең кадере булмый. Җыр сорап, мин бушка биреп, ул җырның чыкмаган очраклары да булды. Җырдан башка, туйларда әти-әниләргә рәхмәт әйтер өчен, мәхәббәт аңлату өчен шигырьләр язам. Шигырьләремнең бәясе – биш меңнән ун меңгә кадәр.

– Яшь шагыйрьнең йөрәге бушмы?
– Йөрәкнең бервакытта да буш торганы юк аның. Монда бит кызлар гына димәгән, йөрәктә һәрвакытта да ниндидер хисләр бар: сөйгәнеңә, туганнарыңа, дусларыңа булган хисләр. Әгәр йөрәктә хисләр бар, күңелдә битарафлык юк икән, димәк, без яшибез. 

– Өйләнәсең киләме?
– Әлбәттә. Киләчәктә үземне гаиләле, балалы итеп күз алдына китерәм. Ә инде кайчан буласы – моны бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә, барысы да аның кулында. Яратып өйләнәсем килә. 

– Тормыш иптәшең нинди булырга тиеш?
– Тәрбияле, иманлы, акыллы, мине ир итеп тота торган, балаларыма яхшы әни булган, әти-әниемне хөрмәт иткән, аларга “әти, әни” дип эндәшә торган татар кызы булуын телим.

– Әгәр дә бу сыйфатларга ия булмаган кешегә гашыйк булсаң?
– Алай да була ала, ләкин без ир-ат буларак, йөрәк белән генә түгел, ә акыл белән дә эш итәргә тиешбез. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, дип юкка гына әйтмиләр, шашып яратулар юкка чыгарга, сөю учагы сүнәргә дә мөмкин. Шуңа күрә, минемчә, мөнәсәбәтләрдә иң мөһим сыйфат – ул бер-береңә булган хөрмәттер. 

– Ренат, син нәрсә турында беркайчан да язмаячаксың?
– Дөресен әйткәндә, моның турында беркайчан да уйлаганым булмады. Мәсәлән, интим темага шигырьләр язарга мөмкинмен һәм язган очракта, аларны беркем дә күрмәячәк.

– Шагыйрьләр үз шигырьләрен укый белми диләр, килешәсеңме?
– Килешәм. Үзем укый белмәгәнгә, Айваз Садыйров белән бергә “Галиәскәрне укыйм” дигән сәхифә башлап җибәргән идек, бүген дә ул бик популяр. Минем иҗатка битараф булмаган кешеләр шигырьләремне укып, халыкка матур итеп тәкъдим итәләр. Кемгәдер язу сәләте, ә кемгәдер матур итеп уку сәләте бирелә. Үз өстемдә эшлим һәм киләчәктә шигырьләремне үзем укып яздырасым килә. 
Шигырьләремне халыкка тәкъдим иткәнче, башта якын дусларыма күрсәтәм: элек ул Илфак Шиһапов иде, ә бүген бу рольне Айваз Садыйров башкара. Әгәр дә шигырь аның редактурасын үтә икән, аны бер дә шикләнмичә кешегә күрсәтә алам.

– Ренат, син нәрсә өчен яшисең?
– Бер хыял-максатым бар: татар дөньясында эз калдырасым килә һәм ул эзне шигырьләр белән калдырырга телим. Үзебезнең милләтебез эчендә кайнап, шигырьләремне яшь буынга татар теленә мәхәббәт уятучы, инструмент итәсем килә.
 

Индира.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: