16+

«АК БАРС» көрәш сарае

Казанда быелның 5-17 июль көннәрендә студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узачак. Дөньяның 170 иленнән 10 меңгә якын спортчы көч сынашачак. Ярышлар һәм күнегүләр өчен 64 корылма файдаланылачак. 2012 елның июнь аена 27 корылма төзелгән һәм куллануда иде инде, тагын 30 корылма сафка бастырылачак. Универсиада авылы, Халыкара мәгълүмат үзәге - спорт...

Казанда быелның 5-17 июль көннәрендә студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узачак. Дөньяның 170 иленнән 10 меңгә якын спортчы көч сынашачак. Ярышлар һәм күнегүләр өчен 64 корылма файдаланылачак. 2012 елның июнь аена 27 корылма төзелгән һәм куллануда иде инде, тагын 30 корылма сафка бастырылачак. Универсиада авылы, Халыкара мәгълүмат үзәге - спорт корылмалары исемлегенә кермәүче төзелешләр. «Ак Барс» көрәш сарае - Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән күптөрле эшчәнлек юнәлешле корылма. Казансу елгасы буена «Миллениум» күпере янәшәсенә урнашкан заманча архитектуралы бина халыкара дәрәҗәдә җиһазланган. Монда 4 күнегүләр залы, душ кабиналы киенү-чишенү бүлемнәре, сауналы һәм бассейнлы ял итеп алу бүлмәләре бар. «Ак Барс» көрәш сарае фехтование буенча Европа чемпионатын, тхэквондо буенча Европа турнирын кабул итәргә дә өлгерде. Биредә Казан мэры Кубогына милли көрәш чемпионатлары да үткәрелә.
Корылма 2009 елның октябреннән эшли башлады. «Ак Барс» көрәш сарае беренче көннәреннән үк һөнәри спортчыларда һәм һәвәскәрләрдә мәхәббәт яулады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading