Шәһри Казан

Җан тартмаса да, кан тарта яки Казанда Назарбаев урамы барлыкка килү уңаеннан уйланулар

«Фейсбук»та дустым, Инсаф Хәмитов, нигәдер, русчалатып: «Нигә Казанда Нурсолтан Назарбаев исемендәге урам кирәк ул?» - дип аптырабрак пост язган. Бер яклап караганда, мин аны күпмедер аңлыйм да кебек. Шул ук вакытта мин бу кыска язманың «без һәрчак оппозициядә булырга тиеш» диебрәк яшәргә тырышкан татар зыялыларының күңелендәге сәеррәк уйларның чагылышы икәнен...

«Фейсбук»та дустым, Инсаф Хәмитов, нигәдер, русчалатып: «Нигә Казанда Нурсолтан Назарбаев исемендәге урам кирәк ул?» - дип аптырабрак пост язган. Бер яклап караганда, мин аны күпмедер аңлыйм да кебек. Шул ук вакытта мин бу кыска язманың «без һәрчак оппозициядә булырга тиеш» диебрәк яшәргә тырышкан татар зыялыларының күңелендәге сәеррәк уйларның чагылышы икәнен дә аңлыйм. Мин үзем дә шундый. Әйтик, иртәгә хөкүмәт Казанның (Лаешның, Базарлы Матакның яки Әтнәнең) берәр урамына Барак Обама исемен кушарга җыенса, протест плакаты тотып, Ирек мәйданына чыгып басарга әзермен. Ә менә Казанда Нурсолтан Назарбаев исемендәге урам булу - минем өчен бер горурлык. Бу инде сиңа хәзер нәрсә икәнен сирәк кеше генә белгән Эсперанто урамы түгел, ә казах халкын дәүләтле иткән, аның үзаңын яңадан тудырган шәхес исемендәге урам булачак.
Тарихи яктан карасак, казахлар белән без бер халык. Без барыбыз да Алтын Урда татарлары. Казахлар белән безнең телебез дә, гореф-гадәтләребез-йолаларыбыз да, милли холкыбыз да бер. Без заманында, дөресрәге, XV гасыр азагында территориаль яктан бүленгән халык кына. Биш гасыр, әлбәттә, телгә бераз үзгәрешләр керткән, тик казах телендә бүген дә татарга аңлашылмаган сүзләр юк. Алай гына да түгел, әгәр дә бүген татарның Үз киемен, Үз гореф-гадәтләрен, Үз йолаларын, Үз мәдәни мирасын барларга ихтыяҗ туа икән, безнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрлек туганнарыбыз арасында беренче булып казах халкы тора. Әлбәттә, газета битләре этнонимнарның (халык атамасы дип укы) ничек килеп чыгуы турында су буе язма бастыра торган урын түгел, шуңа да монда бөек Абайның «Казахның асыл төбе татардыр. Әле бүген дә (XIX гасыр азагы) Түрә ыруы казахлары «без татарлар» дип юкка гына әйтмиләр» дигәнрәк сүзләрен китереп китү дә җитәдер дип уйлыйм.
Бөек дәүләт Алтын Урда. Рәсәйдән башлап бик күп дәүләтләргә нигез, төп биргән дәүләт. Һәм шул дәүләтнең асыл халкы дәвамчылары без ул. Без - татарлар һәм казахлар. Шуңа безнең риваятьләребез, ризыкларыбыз - барча нәрсәбез уртак. Заманында ике халык арасындагы багланышлар бик тыгыз булган. Соңгы елларда бу багланышларның яңадан көчәюе тарихта бүленгән бербөтеннең ике кисәге якынаю гына ул. Әлбәттә, бер сүнеп, бер кабынып торган ниндидер комплекслардан интеккән «болгарчылар» өчен безнең казахлар белән якынаю күңелле күренеш тә түгелдер. Тик булсын тарихи, булсын мәдәни, булсын Инсаф язганча, геополитик яктан, безнең якынаю ике халыкка да файдага гына ул. Казах белән татар бүген бер-берсен тулыландыра, бертуганнарча бер-берсенә булыша гына алар. Шуңа да уйлап чыгарылган Эсперанто исемле тел атамасы кушылган урамны Нурсолтан Назарбаев урамы дип атау, минемчә, бик урынлы гамәл. Астананың яки Алматаның берәр урамына Минтимер Шәймиев яки Рөстәм Миңнеханов исеме кушсалар, казахлар каршы булмас дип уйлыйм. Чөнки аларның абсолют күпчелеге татарга зур ихтирам белән, туганнарча карый. Казах белән аралашкан татарда да шул ук хисләр. Сәбәбе бик гади: туганны туганнан аерып, аларны дошманлаштырырга тырышып була, тик халкыбызның (бу мәкаль казахта да бар) «җан тартмаса да, кан тарта» дигән сүзләре һәрчак дөрес булып чыга.
Заманында Лениногорск районында Куакбаш исемендәге авылдагы колхоз Карл Маркс исемен йөртә иде. Шул чорда бер абзыйның: «Соң, ул Маркс дигәнегез ичмасам безнең як кешесе булса да, ачуым килмәс иде, һич югы татар булса да, ну бит ул бөтенләй нимыс яһүде икән», - дип сөйләнгәне хәтергә кереп калган. Соң Казанга шул ук Маркс исемендәге урам бик тансыкмы? Шуңа да ул урамга яки Патрис Лумумба (Сабада туып-үскән бер танышым, Лумумба әфәнденең кем икәнен белмәү сәбәпле, ул урамны Патрисия Лумумбия урамы дип йөртә) исемендәге урамга да Абай исемен бирсәләр, шатланып каршы алыр идем мин ул гамәлне. Чөнки бу безнең халык вәкилләре исемендәге урамнар булыр иде. Нишлим, кан тарта. Бер кан. Алтын Урданы тоткан бабамнар каны тарта. Туганнарны барлар, табар чак бүген...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: