Шәһри Казан

Ашыгыч медицина ярдәме үзәге

Казанның Яңа Савин районындагы Чуйков урамында 7 нче шәһәр хастаханәсе биләмәсендә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) төзелеп бетеп килә. 12 катлы бинаның дивары инде әзер. Яңа хастаханә республика башкаласында сәламәтлек саклау челтәрен үстерүдә стратегик әһәмияткә ия булачак. Үзәкләштерелгән дәвалау-профилактика учреждениесе тәүлек дәвамында күпкырлы медицина ярдәме күрсәтәчәк. БСМПның кабул итү бүлегендә...

Реклама

Казанның Яңа Савин районындагы Чуйков урамында 7 нче шәһәр хастаханәсе биләмәсендә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) төзелеп бетеп килә. 12 катлы бинаның дивары инде әзер. Яңа хастаханә республика башкаласында сәламәтлек саклау челтәрен үстерүдә стратегик әһәмияткә ия булачак. Үзәкләштерелгән дәвалау-профилактика учреждениесе тәүлек дәвамында күпкырлы медицина ярдәме күрсәтәчәк.
БСМПның кабул итү бүлегендә эшләр тәмамланган. Хәзер төп бинада эчке эшләр башкарыла. Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән бу хастаханә халыкара дәрәҗәдә иң заманча техника-аппаратлар белән җиһазландырылачак. Проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан - 1,5, ә республика бюджетыннан 1 миллиард сум күчерелгән.
538 ятак-урынга исәпләнгән комплекс мидә кан әйләнеше бозылган, инфаркт кичергән авыруларны, имгәнү алган һәм ашыгыч хирургия таләп ителгән кешеләрне кабул итәчәк.
Автотрассалардагы һәлакәтләрдә имгәнүчеләрне хастаханәгә махсус вертолетта китерү ниятләнелә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: