Шәһри Казан

Автобусың төзекме, үзең аекмы, иптәш йөртүче?

Соңгы елларда Татарстанның транспорт торышы кәефне кырып кына тора: батабыз, мәтәләбез, җимереләбез... Татарстанның каратэ буенча җыелма командасының Түбән Новгород өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуы, Азнакайдан 44 укучының сафтан чыккан автобуста төн кунуы балаларын лагерьларга җибәрергә җыенган ата-ананы хафага сала. Мондый очраклар бүтән кабатланмас, дип кем ышандыра ала? Исерек автобус йөртүчеләр 21...

Соңгы елларда Татарстанның транспорт торышы кәефне кырып кына тора: батабыз, мәтәләбез, җимереләбез... Татарстанның каратэ буенча җыелма командасының Түбән Новгород өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуы, Азнакайдан 44 укучының сафтан чыккан автобуста төн кунуы балаларын лагерьларга җибәрергә җыенган ата-ананы хафага сала. Мондый очраклар бүтән кабатланмас, дип кем ышандыра ала?
Исерек автобус йөртүчеләр
21 майда Түбән Новгород өлкәсендә Merсedes микроавтобусы йөк машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешә. Автобуста барган 20 кешенең 12се - 11-14 яшьлекләр -Татарстанның каратэ буенча җыелма командасы әгъзалары, алар Санкт- Петербургка ярышка юл тоткан була. Өч кеше, шул исәптән, мәктәптә укучы кыз бала урында җан бирә, калганнары хастаханәгә озатыла.
Кызганыч, Түбән Новгородтагы хәлләрдән сабак алмаучылар да бар. Азнакай районының 44 мәктәп укучысы 28 майда Казанга экскурсиягә бара, әлеге чараны район мәгариф идарәсе оештырган була. Әмма «тимер ат» кайтышлый сафтан чыга. Шофер аны ремонтлаган арада, балалар автобуста төн кунарга мәҗбүр була. Азнакай буенча ЮХИДИ бүлек хезмәткәрләре автобусны озата бармый, техник тикшерү дә, инструктаж да үткәрми, юкса, экскурсияне оештыручылар гариза биргән була.
2013 елда Татарстанда мәктәп укучылары утыр­ган автобус катнашында бик куркыныч һәлакәт булган иде. Fiat Ducato автобусында 13 кеше - биш укучы һәм алты укытучы Әлмәттән Казанга зур өметләр белән олимпиадага барган. Җирле ЮХИДИ бүлеге юлга чыгарга рөхсәт бирсә дә, Әлмәт районының яшьләр эшләре идарәсенә караган автобус планлы техник тикшерү узмаган. Шофер да кызмача хәлдә булып (аңарчы ул 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан колак каккан), тизлекне арттырган. Нәтиҗәдә, бер укытучы җан биргән.
Әлеге гадәттән тыш хәлләрдән соң, Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында мондый хаталарны бүтән булдырмау турында сөйләштеләр. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, рес­публиканың Эчке эшләр министрлыгы Азнакай сәфәрен оештыруда катнашкан вазифалы затларны җаваплылыкка тарту турында карар кылган. Бу сәяхәттән тоташ сәерлек бөркелә: шофер Башкортстаннан булган, ә 33 еллык иске «тагарак» Новосибирск өлкәсендә теркәлгән.
Тәтеш районы мәктәп укучылары Казанда төн кунмаса да, аларны да ЮХИДИ хезмәткәрләре озата бармаган, автобусның төзеклеген тикшермәгән. Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, ЮХИДИ машинасы автобусны озата бара алган һәм алмаган очракта да, маршрут турында барыбер белгертеп куярга кирәк.
Татарстан вице-премь­еры Шамил Гафаров сүз­ләренчә, балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора икән, димәк, без кайдадыр эшләп җиткермәгәнбез. Баксаң, биш ай эчендә автобус йөртүчеләр катнашында республикада 60 юл-транспорт һәлакәте килеп чыгып, 78 кеше җәрәхәт алган. Мондый очраклар Казан, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында аеруча еш күзәтелә. Өстәвенә, гыйнвардан башлап майга чаклы автобус йөртүчеләр катнашында 13 мең юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән, шул исәптән, өч тапкыр исерек килеш тотылганнар.
Мәктәп автобуслары белән дә хәлләр шәптән түгел. Транспорт өлкә­сендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә башлыгы Борис Смирнов сөйләвенчә, биш ай эчендә алар 17 мәктәп автобусын тикшергән. Сөенечтән бигрәк, көенеч күбрәк: автобусларның 17 процентында заманча җиһазлар юк. Шоферларның 17 проценты медицина тикшерүе узмыйча гына рульгә утыра. Мәктәпләрнең 12 процентында юл йөрү куркынычсызлыгы өчен җаваплы вазифалы затлар һәм белгечләр аттестация үтмәгән... Баксаң, әлеге хилафлыклар елдан-ел кабатлана. Эт өрә - кәрван йөри... Болай дәвам итсә, кәрван әллә ни ерак китә алмас шул.
Борис Смирнов фикеренчә, балаларны йөртүне җитди, профессиональ ташучы компанияләргә тапшырырга, лицензия­ләүне кире кайтарырга вакыт. Бүген Россиядә заказлы йөртүләр лицензияләнми, ә йөртүчеләрнең күбесе балаларны шул рәвешле йөртеп, өстәмә мәшәкатьләрдән кача.
Лицензияләүне кире кайтаруларын сорап, Борис Смирнов вице-премьер Шамил Гафаровка да мөрәҗәгать итте. Лицензиатның берәр хилафлыгы ачыкланса, аны акылга утыртырга күпкә җиңел була. Вице-премьер инициативаны Дәүләт Думасына әзерләү мөмкинлеген өйрәнү өчен, респуб­ликаның транспорт һәм юстиция министрлыкларына йөкләмә бирде.
Безнеке чибәррәк
Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Минголов әйтүенчә, 2013 елда Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә спорт министрлыгы карамагындагы 174 автобус ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган. Бу - интернеттан автобусның каян, ничек һәм нинди тизлек белән барганын карап була дигән сүз. Моның өстенә, 157 видеорегистратор, автобус салонын төшерә торган камера һәм тизлекне чикли торган 145 җайланма алуга 4 452 000 сум тотылган. Тизлекне сәгатенә 60 километрга кадәр чикли торган җайланмаларны учреждениеләр инде үз акчаларына урнаштыра.
Алмаз Минголов балаларны төнлә йөртергә ярамаганлыгын ассызыклады. Юлга чыгып китәр алдыннан, вазифаи зат транспорт чарасын энә күзе аша үткәрергә, шоферга медицина тикшерүе уздырырга тиеш. Балаларны фәкать спутник навигациясе системасы - ГЛОНАССка тоташкан, куркынычсызлык каешлары, «Перевозка детей» билгесе белән җиһазландырылган автобуста гына йөртергә рөхсәт ителә. Балалар башка район яки шәһәргә чыгып киткән очракта, җирле ЮХИДИ бүлеген өч көн алдан кисәтеп куярга кирәк.
Республиканың теләсә кайсы спорт федерация­се, шул исәптән, каратэ федерациясе дә җәмәгать оешмасы буларак таныла. Шунлыктан, закон буенча, дәүләт органнары алар эшенә тыкшына алмый. Министрлык бюджеттан акча бүлеп биргән очракта гына команданың командировкасын күзәтә ала. Район башлыкларына, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, нинди чаралар кулланырга кирәклеге турында хатлар юлланган инде.
Узган атнада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка балаларны йөртү өчен махсус эшләнгән Bravis автобусын күрсәттеләр. Аны Россия белән Бразилиянең уртак предприя­тиесе - «КамАЗ-Марко» ясаган. Балалар автобусы сары төстә, бөтен яктан да «Дети» дип язылган, Америкадагы сары кардәшеннән чибәррәк.
Гадәти автобус белән чагыштырганда, монысының утыргычлары кечерәк, әмма аралары зуррак. «КамАЗ-Марко»ның сату буенча директоры Александр Макарушин сөйләвенчә, бу куркынычсызлык максатында, балалар утырып барганда бер-берсенә комачауламас өчен эшләнә. Җитмәсә, автобусны әллә ни селкетми, моның да үз хикмәте бар. Әгәр «сары айгырлар» министр күңеленә хуш килсә, мәктәп укучылары яңача җилдерә башлаячак.
«Сәләт» яшьләр үзәге быел да Татарстанның күпчелек районнарында үз аланнарын җәелдерәчәк. Гадәттәгечә, Болгар белән Биләрдә зур чаралар үтәчәк. Шуңа да сәлкешләргә ерак араны автобус белән якын итәсе була.
- Без хәзер аккредитациясе, автобуслары барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган транспорт компанияләре белән сөйләшүләр алып барабыз. Татарстанның Министрлар Кабинеты карары белән РФ законнарында бала саны 100дән кимрәк һәм күбрәк булган очраклар өчен аерым таләпләр язылган. Моңарчы без «Буревестник» компаниясе белән эшли идек, - диде «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова.
Балаларны йөртүче шоферлар махсус таләп­ләргә җавап бирергә тиеш икән. Айгөл әйтүенчә, бүгенге көнгә кадәр «Сәләт»кә хезмәт күрсәткән бер автобусның да ватылганы булмаган.
Россия Дәүләт Думасының конституцион законлылык һәм дәүләт корылышы комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Лысаков фикеренчә, кайбер өлкәләрдә лицензияләүне бетерү кур­кынычсызлыкка тис­кәре йогынты ясады.
- Куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру өчен, әлбәттә, үзенә күрә бер фильтр, һөнәри стандартлар кирәк. Кызганыч, әлеге тема транспорт министрлыгы тарафыннан берничек тә алга сөрелми. Мондый инициативаны тәкъдим итәргә әзер төбәк тә юк. Әмма эшләргә кирәк. Дәүләт Думасында транспорт комитеты көчле, анда үз эшенең осталары эшли. Әлеге мәсьәлә кузгатылса, ул Думада, һичшиксез, яклау табар, - диде Вячеслав Лысаков.
Ашын да, суын да тикшерәләр
Ата-аналар балаларын җәйге лагерьларга җи­бәргәндә, транспорт бе­лән беррәттән, лагерьның санитар торышына да зур игътибар бирә. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең балалар һәм үсмерләр гигиенасы күзәтчелеге бүлегенең башлык урынбасары Светлана Филиппова әйтүенчә, быел 200 меңләп яшь татарстанлы җәйге ялын 1370 лагерьда уздырачак, шуларның 112се - стационар, 1016сы - мәктәп яны, 102се - палаткалы лагерь, 8е - санаторий һ.б.
Палаткалы лагерьлар бер ай алдан, калганнары үз эшчәнлекләрен кайчан башлап җибәрүләрен, тәмамлауларын, күпме бала ял итәчәген ике ай алдан хәбәр итәргә тиеш. Лагерьлар Роспотребнадзор рөхсәте белән генә эшли ала. Белгечләр менюны да, спорт мәйданчыкларын да җентекләп тикшерә. Стационар лагерь биләмәсе койма белән әйләндереп алынырга, тышкы якта яктырткычлар булырга, малайлар һәм кызлар аерым бүлмәләрдә торырга тиеш. Кием-салымны юу, киптерү, үтүкләү шартлары тудырылуы мөһим. Планлы һәм планлы булмаган тикшерү барышында Роспотребнадзор белгечләре аш-суның да сыйфатына басым ясый. Узган ел ризык китерүчеләрдә дә «кунак булганнар». Кайбер очракта аш-суны лабораториягә дә җибәрәләр.
Ата-аналар лагерь җи­тәк­челегеннән эшләргә рөхсәт бирә торган документларны күрсәтүләрен сорарга хокуклы. Әгәр алар лагерь шартларыннан канәгать булмаса, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе сайтына (http://16.rospotrebnadzor.ru) кереп, гозерләрен электрон рәвештә калдыра ала.
Лагерьда сәламәтлеккә кагылышлы күңелсез вакыйгаларны булдырмас өчен, балалар барлык таләпләрне катгый үтәргә тиеш. Шул ук ведомствоның эпидемиологик күзәтчелек бүлеге баш белгеч-эксперты Рима Шакирова әйтүенчә, лагерьда ял итәргә теләүчеләр милли календарь буенча ясала торган прививкалар тәкъдим итәргә әзер торсыннар: дифтерия, столбняк, коклюш, гепатит Б, кызамык (корь), кызылча (краснуха), паротит, полиомиелитка каршы ясалганнары. Тик алар балага җәйге ялга китәр алдыннан гына түгел, гомере дәвамында ясала. Әгәр лагерьда ниндидер инфекция буенча карантин игълан ителгән, ә баланың ата-анасы кайчандыр шул инфекциядән прививка ясатудан баш тарткан булса, баланы лагерьдан өенә кайтарып җибәрергә дә мөмкиннәр.
Поликлиника белән балалар бакчасы яки мәктәпкә дә кереп, эпидокружение турында белешмә алырга онытмагыз. Табиб­лар баланы махсус фильтрда (люминесцент лампа) педикулезга тикшерә, әгәр бу эш намус белән башкарылса, лагерьларга тән кычыту ише авырулар үтеп кермәячәк. Лампа булмаган очракта, табиб баланың пакьлеген күз белән генә ачыклый. Мантуга реакцияне дә кыс­тырырга онытмагыз. 15 яшьтән олырак балалардан флюорография белешмәсен таләп итәләр.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: