16+

«Батыр»

Мәскәү районының Ибраһимов проспектындагы «Батыр» спорт комплексы күпләргә мәгълүм. Ул 1986 елдан бирле уңышлы эшчәнлек алып бара. Монда спортның дзюдо, самбо, грек-рим көрәше, авыр атлетика төрләре тәкъдим ителә.

«Батыр», шимбә һәм якшәмбедән тыш, һәр көнне балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре карамагында. Спорт-сәламәтләндерү төркеменә 5-9 яшьлекләр дә кабул ителә. Спорт төрләреннән башлангыч әзерлек төркемнәренә 10-14 яшьлекләр йөри. Уку чоры, гадәттәгечә, 1 сентябрьдән башлана. Түләүле һәм бушлай шөгыльләнү төркемнәренә язылырга мөмкин.
Бина эчендәге 4 зал, 2 күнегүләр залы яхшы җиһазландырылган. Сәламәт тормыш рәвешен өстен күрүче казанлыларда, түләүле булса да, биредәге шейпинг, аэробика, атлетик гимнастика, футбол, айкидо дәресләре популяр.
Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасында татар милли көрәше буенча да бәйге үткәреләчәк. «Батыр»да тәрбияләнгән баһадирларның да анда җиңүләр яулавы бик ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading