Шәһри Казан

Бауман урамына баргалыйсыңмы?

Һәр шәһәрнең үзәк урамы бар. Ул административ, мәдәният, сәүдә оешмаларының күплеге белән башкалардан аерылып тора. Казанның Бауман урамына да шул ук сыйфатлар хас. Әлеге урамга Бауман исеме 1930 елны бирелә. Аңа кадәр урам Большая Проломная дип йөртелә. Беренче карашка бик гади генә күренсә дә, бу исем дә тарихи. 1552 елда...


Һәр шәһәрнең үзәк урамы бар. Ул административ, мәдәният, сәүдә оешмаларының күплеге белән башкалардан аерылып тора. Казанның Бауман урамына да шул ук сыйфатлар хас. Әлеге урамга Бауман исеме 1930 елны бирелә. Аңа кадәр урам Большая Проломная дип йөртелә. Беренче карашка бик гади генә күренсә дә, бу исем дә тарихи. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләренең Казанга һөҗүме вакытында Кремль стенасын шартлаталар. Нәтиҗәдә зур тишек барлыкка килә. Шуны халык хәтерендә калдыру максатыннан, урам Большая Проломная (Зур Тишек) дип йөртелә башлый.
XVI гасырның 60 нчы елларында урам бүгенгедәй озын булмый әле. Кремль яныннан башланып, бүгенге Качалов театры тирәсендә тәмамлана. Урамның уң ягында (Болак ягында) - ун, сул якта ундүрт йорт булуы мәгълүм. Бауман урамын бүген дә киң дип булмый, ул чорда урам тагын да таррак булган.

XVI гасырда урамның көньяк өлешендә яңа бистә барлыкка килә. Бу урамда чиркәү төзелгәч, аны Богоявленский бистәсе дип йөртә башлаганнар.

Ул чорда ук Большая Проломная урамы шәһәрнең сәүдә үзәге буларак хезмәт итә. Арзанлы су юлы Болак буйлап товарлар китерелә. XVIII гасыр ахырына урам формалашып бетә, әкренләп, шәһәрнең иң зур урамнарының берсенә әверелә. Революциягә кадәр үк урамга таш җәелә. 1987 елдан Бауман урамында транспорт хәрәкәте туктатыла.
Николай Бауман Казанда туып-үсә. Дөрес, үз исемен йөртәчәк урамда тумаган да, яшәмәгән дә ул. Николай Бауман туган 5/16 нчы йорт Петропавловск (бүгенге Муса Җәлил) урамында. Николай Эрнестович Сул як Болак урамындагы икенче гимназиядә белем ала (хәзер бу урамдагы 48 нче йорт). Соңрак ул йортка мемориаль такта куела. 1891 елда Бауман Казан ветеринария институтына укырга керә. 1926 елда уку йортына аның исеме бирелә.

Николай Бауман 1892 елда Казанда беренче тапкыр үткәрелгән Маевканы оештыруда актив катнаша. 1905 елның 18 октябрендә Мәскәү техник училищесында үткәрелгән митингтан соң меңнәрчә эшче һәм студент, революцион җырлар җырлап, Мәскәү урамнары буйлап Таганка төрмәсенә юл тота. Алар сафында Николай да була. Аның янына, искәртмәстән, карагруһчы йөгереп килә дә торба кисәге белән чигәсенә тондыра. Николай Бауман шунда ук җан бирә, бу вакытта аңа нибары 32 яшь була.

Бу урамда Татарстанның милли банкы, Фәннәр академиясе, «Татарстан», «Совет» кунакханәләре, Богоявленский чиркәве, «Татарстан», «Родина» кинотеатрлары, Качалов исемендәге театр һәм башка күп кенә оешмалар урнашкан.

Әгъзам Фәйзрахманов.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: