16+

Безнең балачак бу

Көзге көннәрнең берсендә башкалабызның Университет урамы буйлап акрын гына атлыйм. Пыскак яңгыр сибәли, ә мин кулчатырсыз гына, шундый күңелсез көндә юлымны дәвам итәм. Бервакыт шундагы биналарның берсеннән миңа бик якын булган җыр ишетелә башлады, якынайган саен, ачыграк яңгырый. «Пионерия» иле турындагы җыр! Ишек төбендә туктап, бу бинада урнашкан оешманың исемен...

Безнең балачак бу

Көзге көннәрнең берсендә башкалабызның Университет урамы буйлап акрын гына атлыйм. Пыскак яңгыр сибәли, ә мин кулчатырсыз гына, шундый күңелсез көндә юлымны дәвам итәм. Бервакыт шундагы биналарның берсеннән миңа бик якын булган җыр ишетелә башлады, якынайган саен, ачыграк яңгырый. «Пионерия» иле турындагы җыр! Ишек төбендә туктап, бу бинада урнашкан оешманың исемен...

Ишекне акрын гына ачып, эчкә үттем. Мөлаем гына бер ханым каршы алды. Музей турында кыскача сөйләп бирде. Бүлмә эченәрәк үттем. Бер рәт мәктәп парталары... Нәкъ мин башлангыч сыйныфларда мәктәптә утырып укыган парталар кебек, капкачлы, кара савыты һәм ручкалар куя торган урыннардагы уемнарына кадәр шундый ук! Үземнең мәктәп чорымны - узган гасырның 60 нчы елларын искә төшердем.

Иске агач мәктәп (кырыс елларда авылыбыз мәчетенең манарасын кискәннән соң, аны мәктәп иткәннәр). Көн саен аның агач баскычларын шыгырдатып, өске катка, үзебез укый торган сыйныф бүлмәсенә менәбез. Беренче укытучыбыз - Барый абый Хисамов безне каршы ала. Аның кайтып-китеп йөргәнлеген күрмәгәнгә, һәрчак шунда булганга, ул безгә мәктәптә яши торгандыр кебек тоела иде. Мәһабәт гәүдәле ир-ат, фронтовик. Кырыс, әмма гадел. Сугышта имгәнгән кул чуклары тураймый. Дәфтәрләребезне дә авырлык белән, сыңар кулы ярдәмендә генә өләшә иде. Тыйнак кеше булганлыктан, беркайчан да үзенең күпләгән орден-медальләрен тагып йөрмәде. Утны-суны кичкән кеше буларак, ул безгә терәк тә, үрнәк тә иде! Аның хатыны Суфия апа -җыр һәм хезмәт дәресләре укытучысы. Аның элеккечә итеп тегелгән матур милли күлмәкләр киеп, дәрескә килеп керүе әле дә күз алдында. Моңлы итеп җырлый иде ул! Дөньябызны онытып, авызларыбызны ачып, сокланып карап тора идек без аңа! Укытучы өстәлендә ул чакта без күрмәгән патефон һәм аның янында күпсанлы кара төстәге тәлинкәләр...
Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз!..
Сыйныф бүлмәсе тып-тын, чебен очкан тавыш кына ишетелә. Аннан соң, укытучы апага кушылып, без дә җырлыйбыз. Сүз­ләрен өйрәнә төшкәч, патефон пластинкасына кушылабыз. Укытучы апабыз җырларны гел төрләндереп тора. Халкыбызның яраткан җырчысы Гөлсем Сөләйманова башкаруындагы «Бөдрә тал», «Салкын чишмә» кебек җырларны йотлыгып тыңлыйбыз. Мондый борынгы җырларны өйдә әбием дә, әнә радиодан Гөлсем җырлый дип, бөтен эшен читкә куеп тыңлый торган иде. Ә Суфия апаның хезмәт дәресләре - үзе бер үрнәк! Ир балалар дип аерып тормыйча, безне тегәргә дә, төрле төстәге мулинәләр белән матур итеп чигәргә дә өйрәтте. Киемнәрегез ертык-тишек булмасын, төймәләрегез тагылган булсын, дип әйтә иде... Укытучымның дәресләре үзем хәрби хезмәттә чакта бик кирәк булып чыкты. Һәр көн иртән солдатлар гимнастеркасына «ак яка» тегәргә тиеш, инәне бер тапкыр да кулына алмаган яшь солдат төрткән саен бармагын чәнчеп, ак яканы канга батыра торган иде. Ә мин - тәҗрибәле оста, тигез итеп, иң беренче булып тегеп бетерәм...
Музей буйлап йөргәндә, СССР вакытындагы глобуска күзем төште. Аны география укытучыбыз - мәктәп директоры - Лотфулла абый Шакиров һәр дәрескә алып керә иде. Әнә идәндә зур агач транспортир ята. Анысы математика укытучыбыз Фазилә апаның кулыннан төшми иде диярлек. Үсемлекләр, хайваннар турындагы китапларны, рәсемнәрне караганнан соң, химия-биология укытучыбыз Абдулла абый Бабужин искә төшә. Ул да фронтовик иде, костюмыннан беркайчан да «ромбик»ын салмады. Ул чагында мәктәптә күпме ир-ат иде!.. Күңел түрен яулап алган, тырыш, гадел, хөрмәткә лаек укытучыларыбызның күбесе якты дөньядан китеп барды инде, урыннары җәннәттә булсын!
Музейның икенче катында 50-90нчы еллардагы төрле әйберләр, кием-салымнар урнашкан. Ул заманның бөек төзелеше - Байкал-Амур магистраленә багышланган әйберләр дә бар! Спорт кирәк-яраклары, туплар, төрле-төрле кәшәкәләр, һөнәрләрнең күрсәтмәләре (инструкцияләр), телевизор-магнитофоннар да байтак. Диварлар шул чордагы күпсанлы белдерүләр, төсле афишалар белән чуарланган. Аскы катта өч тиен бакыр акчага бер стакан газлы су бирә торган газлы су аппараты моңаеп тора...
Әйе, социализмның идеологик умыртка баганасы бар иде (октябрят, пионер, комсомол, коммунист). Сугыштан соңгы тыныч чор иде ул. Гади эшчеләр дә берничә айлык хезмәт хакын җыеп, җиңел машина ала торган чак, бушлай шифаханәләрдә дәвалана торган чор иде ул...
Ханым белән саубуллашып, акрын гына урамга чыктым. Яңгыр туктаган, ялтырап кояш чыккан, ничектер күңел дә күтәрелеп китте...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading