16+

«Бәхетле»

«Бәхетле» сәүдә челтәре - ваклап сату базары әйдаманы һәм Татарстанда иң эре предприятиеләрнең берсе. Эшчәнлеген 1991 елда кечкенә кибет буларак башлаган иде. 1998 елда Казанда «Бәхетле»нең тәүге супермаркеты ачылды. Хәзер өйдәгечә әзерләнгән ризыкларны, татар милли ашамлыкларын әлеге сәүдә компаниясенең Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге кибетләреннән дә алып була. Мәскәүдә 2006...

«Бәхетле» сәүдә челтәре - ваклап сату базары әйдаманы һәм Татарстанда иң эре предприятиеләрнең берсе.
Эшчәнлеген 1991 елда кечкенә кибет буларак башлаган иде. 1998 елда Казанда «Бәхетле»нең тәүге супермаркеты ачылды. Хәзер өйдәгечә әзерләнгән ризыкларны, татар милли ашамлыкларын әлеге сәүдә компаниясенең Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге кибетләреннән дә алып була.
Мәскәүдә 2006 елда файдалануга тапшырылган «Бәхетле» кибете татар милли ризыкларын дөньяга танытуда өлеш кертә. Бүген компания 20 кибеттән гыйбарәт. Мәскәү шәһәрендә «Бәхетле»нең инде 7 кибете эшли. Кампания Казандагы балалар йортларына, республика мәчетләре төзелешенә ярдәм күрсәтә. Ул Бесландагы фаҗигадә зыян күрүчеләргә, Петропавловск соборын торгызу эшләренә матди булышлык оештырды. Казанның 1000 еллыгында туган мең сабыйның гаиләләренә 1 мең сумлык сертификат та таратты.
Зур коллективның иҗтимагый тормышы да җанлы. Җәй саен үзләренең Сабан туйларын үткәрү инде матур гадәткә әверелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading