16+

Бияләй, телефон, тәмәке: автобус салоннарында пассажирлар нәрсә калдыра? 

Кондукторлар көз көне генә дә Казан автобусларында 100дән артык табылдыкка юлыккан. Алар барысы да пассажирларга кире кайтырап бирелгән, дип хәбәр итә Татарстанның автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

Пассажирлар, автобуста онытылып калган әйберләрен искә төшереп, автотранспорт предприятиесенең диспетчырлык хезмәтенә шалтырата. Диспетчер автобус экипажы белән элемтәгә керә, ә пассажирга автобусның соңгы тукталышта кайчан булачагын әйтә. Югалган әйберләрнең хуҗасы табылмаса, аларны саклау камерасына җибәрәләр, ди ул. 
Пассажирлар бик еш онытып калдыра торган әйберләр исемлеге:
1. Ашамлык
2. Бармакча, бияләй
3. Кием, аяк киеме
4. Документлар
5. Транспорт, банк, социаль карталар
6. Рюкзак, сумка
7. Телефон
8. Кулчатыр
9. Студент билеты, электрон пропуск
10. Электрон сигарет
11. Сәгать
12. Балалар самокаты
13. Чехол эчендәге рапира 
14. Машина һәм фатир ачкычлары
15. Сызым өчен папка.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading