16+

Чирәмдә хоккей үзәге

Казанда спортның чирәмдә хоккей уйнау төре 30 ел элек башлангыч алды. «Буревестник» командасы 1981 елда Казан химия-технология институты базасында үзенең уеннарын үткәрергә кереште. СССР халыклары Спартакиадасында катнашкан, Советлар Союзының беренче лигасында уйнау хокукына ирешкән команда, финанслау туктатылу сәбәпле, 1991 елны таратылды. 1992 елда тренер Сергей Чернов чирәмдә хоккей уйнауны кабат...

Казанда спортның чирәмдә хоккей уйнау төре 30 ел элек башлангыч алды. «Буревестник» командасы 1981 елда Казан химия-технология институты базасында үзенең уеннарын үткәрергә кереште. СССР халыклары Спартакиадасында катнашкан, Советлар Союзының беренче лигасында уйнау хокукына ирешкән команда, финанслау туктатылу сәбәпле, 1991 елны таратылды. 1992 елда тренер Сергей Чернов чирәмдә хоккей уйнауны кабат җанландырды. Яңа команда - «Идел» (2000 елдан «Динамо») Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә дә әйдаман спорт мәктәбенә әверелде. Малайлардан һәм кызлардан торган аерым-аерым командалар, шулай ук хатын-кызлар һәм ир-егетләр командалары Россия Чемпионатларында лаеклы җиңүләр яулап килә. Ир-егетләрнең «Динамо-Казан» командасы - Россия чемпионы.
2007 елда Казанның Оренбург трактында Чирәмдә хоккей үзәге сафка бастырылды. Халыкара таләпләргә җавап бирүче әлеге комплекс - Россиядә дә бердәнбер.
Татарстан Хөкүмәте Чирәмдә хоккей үзәгенең икенче чиратын төзетергә ниятли. Анысында тамаша-спорт залы, бассейн һәм кунакханә булачак. Чирәмдә хоккей үзәгендә Универсиаданың шушы төр уеннарын оештыру каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading