16+

Экология министрлыгы бинасы

Павлюхин урамы буенча барганда, 75 нче йорт үзенчәлекле архитектурасы белән күңелне кузгатып җибәрә. Ул бер үк стильдәге торак йортлар арасында табигатьнең гүзәл почмагын хәтерләтә. Ак чыршы, кызыл миләш һәм тирәк агачлары, чәчәкләр үскән бакча-сквер һәм шул яшеллек кочагындагы 6 колонналы мәһабәт бина тирә-юньгә ямь тарата. Шулай булмый мөмкин дә түгел,...

Павлюхин урамы буенча барганда, 75 нче йорт үзенчәлекле архитектурасы белән күңелне кузгатып җибәрә. Ул бер үк стильдәге торак йортлар арасында табигатьнең гүзәл почмагын хәтерләтә. Ак чыршы, кызыл миләш һәм тирәк агачлары, чәчәкләр үскән бакча-сквер һәм шул яшеллек кочагындагы 6 колонналы мәһабәт бина тирә-юньгә ямь тарата.
Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки бу Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы. Казан 2013 елда - Универсиада, ә 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннары үткәрү өчен экологик яктан лаеклы шәһәр дип халыкара дәрәҗәдә танылган икән, димәк, монда министрлыкның да өлеше зур. Универсиадага әзерлек кысаларында, башкалада экологияне тагын да сәламәтләндерүгә 7,3 миллиард сум акча тоту ниятләнелә. Казанның яшел зонасын хәзер пилотсыз очкычлар да күзәтә.
Министрлык экологияне һәм табигый чыганакларны саклау юнәлешендә максатчан чаралар оештыра, социаль челтәрләрне эшендә киң файдалана. Интернет-сайтлары, узган ел йомгаклары буенча, республика хакимият органнары сайтлары арасында 1 нче урынны алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading