16+

Экология министрлыгы шапшак оешмаларны ачыклый

Татарстанда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар чистарту һәм тышкы төзекләндерү икеайлыгы бара. Республиканың Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы инспекторлары белән журналистлар катнашындагы рейд бригадасы шапшак предприятиеләрне һәм оешмаларны ачыкларга кереште инде.

Экология министрлыгы шапшак оешмаларны ачыклый

Татарстанда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар чистарту һәм тышкы төзекләндерү икеайлыгы бара. Республиканың Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы инспекторлары белән журналистлар катнашындагы рейд бригадасы шапшак предприятиеләрне һәм оешмаларны ачыкларга кереште инде.

Казанның Фучик урамындагы 62нче йорт янындагы көнкүреш калдыкларын туплау мәйданчыгы үзе үк чүплек өеменә әверелә башлаган.

-Кисәтү ясыйбыз, әгәр берничә көн эчендә тәртип урнаштырылмаса, административ чара күрәчәкбез, - дип искәртте Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының үзәк территориаль идарәсенең бүлек җитәкчесе Рифкать Хуҗиев.

Штрафлар шактый саллы: физик затларга - 1-1,5 мең сум, ә юридик затларга - 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр.

Үрнәк мисалга да очрадык. "Горводзеленхоз" тресты эшчеләре Җиңү проспектында мәш килеп, юл читләрендәге комны җыялар, тимер рәшәткәләрне су белән юдырталар иде.

-Урамнардагы барлык рәшәткәләрне юдыртып чыгачакбыз, эшчеләр булган урыннарда транспорт чарасын идарә итүчеләр тизлекләрен киметсеннәр иде, - дип үтенде участок җитәкчесе Руслан Хәлиуллин.

Министрлык вәкилләре берничә көн элек Чистай урамындагы 15нче йорт янында сәүдә үзәге бинасы төзүзе подрядчы оешмага кисәтү ясап киткән булган.

-Төзелеш мәйданыннан карны чыгардык, чүпләрне җыештырдык, - ди төзелеш оешмасының баш инженеры Илнар Мохтаров.

Ләкин, мәсьәлә ахыргача чишелеш тапмаган әле. 15нче йорт контейнерлары төзелеш мәйданы коймасы янына тезелгән, иске-москы җиһазлар да шунда ташланган.

-Казанда чисталыкка игътибар арта,- дип, фикерләре белән уртаклашты Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Исмәгыйлев. - Берничә ел элек яшел зоналарда 300 ләп урында чүплек өемнәре табыла иде, аларның саны кими. Казанда узган ел тышкы төзекләндерү таләпләрен үтәмәгән, шулай ук рөхсәтсез урыннарга чүп түккән юридик һәм физик затларга бер миллион 600 мең сум штраф салынды. Административ чаралар да үз ролен уйный.

-Санитар чистарту икеайлыгы барышында муниципаль районнарга да рейдларга чыгачакбыз, чүплеккә батып яшәүчеләрне бөтен Татарстанга фаш итәчәкбез. Җиңүнең 70 еллыгы елында чисталык мәсьәләсенә бик җитди игътибар биреләчәк, - диде Рифкать Хуҗиев.

Ишегаллары тиешенчә җыештырылмаса яки урманлыкларга һәм елга-күл буйларына чүп бушатучыларны күрсәгез, Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының 267-68-67 "Кайнар элемтә" телефоны аша хәбәр бирергә мөмкин. Әлеге телефон атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә гамәлдә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә шушы ук телефон хәбәрләрне автомат рәвештә тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә яздырып алып кала.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading