16+

#ЭКОвесна2017 конкурсы җинүчесе iPad Air планшетына ия булачак

1 апрельдән Татарстанда #ЭКОвесна2017 санитар-экологик икеайлыгы башланып китте. Ун көн эчендә экологлар республика халкы ярдәмендә дистәләгән чүп урыннарын чистартуга иреште. Ләкин башкарасы эшләр буа буарлык әле.

#ЭКОвесна2017 конкурсы җинүчесе iPad Air планшетына ия булачак

1 апрельдән Татарстанда #ЭКОвесна2017 санитар-экологик икеайлыгы башланып китте. Ун көн эчендә экологлар республика халкы ярдәмендә дистәләгән чүп урыннарын чистартуга иреште. Ләкин башкарасы эшләр буа буарлык әле.


Беренче нәтиҗәләр
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев сүзләренчә, санитар-экологик икеайлыкның беренче атнасында табигатьне саклау буенча 459 тәртип бозу ачыкланган, 288 протокол төзелгән, 21 предприятие һәм оешма, 63 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган.
210 законсыз чүплек урыны ачыкланган.
Казанның Авангард урамы 91нче йорт тирәсен генә алыйк. Биредә яшәүчеләр чүпне кая куярга дип артык азапланып тормаган, тәрәзәдән генә ыргыткан. Чүп пакетлары хәтта агачларда эленеп калган. Нәтиҗәдә йорт янәшәсендә генә зур чүп өеме җыелган. Хәзерге вакытта биредә тикшерү эшләре алып барыла. Экологлар килеп штраф белән янагач, җирле халык чүпне өмә ясап чистартырга сүз биргән.
3 апрель көнне Казанның сәнәгать предприятияләре, төзелеш җирләре буенча, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Балык Бистәсе, Питрәч районнары территориясен һавадан тикшергәннәр. Нәтиҗәдә табигатькә зыян салучы 38 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Хәбәр ит!
Быел төп игътибар - мәркәзебез Казанга. Татарстан башкаласының Конфедерация Кубогы кунакларын кабул итәсе бар бит әле. 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты да тау артында түгел. Йөзгә кызыллык китерергә ярамый. Ике айлыкның беренче атнасында гына да Казанда 24 хокук бозу очрагы теркәлгән, ике юридик, ике урындагы, ике физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Хокук бозу очраклары "Халык контроле", "Мәктәп экопатруле" порталлары, WhatsApp, Telegram каналлары, интернет, кайнар телефон номеры аша килеп ирешә. Инде 118 мөрәҗәгать килгән.
Законсыз чүп өемнәре "Татарстан Республикасының экологик картасы" системасына кертелә. Әлеге картаны онлайн режимда интернет челтәре аша күзәтеп була.
Чистарт һәм бүләк ал
Әйләнә-тирәне чистартып табигатькә файда ясап кына түгел, үзеңә бүләк отып та була әле. Яшьләрне табигатькә игътибарлырак булырга өндәү максатыннан социаль челтәрләрдә #ЭКОвесна2017 конкурсы старт алды. Җиңүче iPad Air планшетына ия булачак. Бәйгедә катнашу өчен @MINISTERSTVO_ECOLOGIRT аккаунтына теркәлергә һәм үз инстраграм битеңдә капка төбе, парк, сквер, район, шәһәр территориясен җыештырган вакытта төшкән фотоңны #ЭКОвесна2017 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Бүләкне инде 22 апрель көнне тапшырачаклар.
Шулай ук тиздән социаль челтәрләрдә #ЭКОвызовпринят дигән үзенчәлекле флешмоб башлана. Анда катнашу өчен өмә вакытында төшкән фотоңны челтәргә куярга һәм #эковызовпринят, #ЭКОвесна2017 сүзләре язып дусларыңны эстафетада катнашырга чакырырга кирәк. Шулай ук быел Экомәктәп, Экогаилә, Экопредприятие, Эковуз бәйгеләре булачак. Татарстан Республикасының "100 яшел почмагы" бәйгесе кысаларында актив балалар бакчалары һәм мәктәпләр үз территориясен матурлау өчен яшел үсентеләр алачак. Районнар да чисталыкта ярыша. Табылган һәм юкка чыгарылган чүп өемнәре, полигонга чыгарылган чүп күләме, макулатура һәм полиэтилен савытлар җыю, икеайлык дәвамында үткәрелгән чаралар ярдәмендә иң чиста муниципаль үзәкне билгелиячәкләр.

2016 елда республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарихында өмәдә катнашучылар саны буенча рекорд куелган. Татарстанның миллионнан артык халкы табигатьне чүп өемнәреннән чистартырга чыккан. Полигоннарга 45 мең кубометр чүп ыргытылган. Республика буенча 600 мең төп агач һәм куак утыртылган. Экологлар быел да шул күрсәткечтән төшмәскә исәпли.

Законсыз ташланган чүп өемнәрен күрсәгез
(843)267-68-67 - телефонына шалтырата аласыз
мәгълүмат шулай ук eco.signal@tatar.ru почтасы
+79872169779 номеры буенча WhatsApp һәм Telegram аша кабул ителә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading