Шәһри Казан

Елый-елый төзелгән йорт хуҗасының бәхете ник булмаган?

Иске Татар бистәсе буйлап йөргәндә үзенең тарихи асылын югалтмаган, матур архитектура үрнәкләрен саклаган йортларны күреп сокланасың.

Һәр бина зур тарихи мәгънәгә ия. Бу юлы Апанаев йортына тукталыйк. Мәрҗани һәм Сафьян урамнары кисешкән чаттагы йорт, милли гореф-гадәтләрне саклагандай, хәзер дә сафта. Бүген биредә «Иске шәһәр» префектурасы урнашкан.

Елый-елый төзелгән йорт

Моннан йөз еллар элек йортта Гарун әл Рәшид Апанаев яшәгән.

Гарун Рәшид Апанаев (уртада) туганнары белән.

Ул күренекле Апанаевлар нәселеннән, икенче гильдия сәүдәгәр Габдрахман Апанаев улы була. Гарун Екатеринбургтагы сәүдәгәр Камалетдин Агафуров кызы Мәрзия белән гаилә корып, өч бала үстерәләр. Башта гаиләнең үз йортлары булмый. Әтисе вафатыннан соң, булган мөлкәтен җыеп, 25 яшьлек Гарун йорт сала башлый.
«Елый-елый төзеде ул бу йортны», - дип язган истәлекләрдә Гарунның дәү әнисе. Йорт ике катлы була. Фасады классицизм стилен хәтерләткән.Тышкы яктан тыйнак кына күренсә дә, йортның эче гаҗәеп матур, уңайлы була. Ишектән керүгә үк икенче катка мәрмәр баскыч күтәрелә, түшәм, стеналарда калку бизәкләр төшерелгән була. Шәмаилләр, зәвыклы җиһаз... Зал ягында фортепиано тора. Татар, рус, чит ил язучыларының китапларыннан җыйналган китапханә йортның горурлыгы була. Салкын көннәрдә йорт хуҗасының кабинетында чынаяк кирпечле мич эшләгән. Йортка шул вакытта ук су, җылылык кертелгән була. Бәдрәф, юыну бүлмәсе дә өйдә. Җиләк-җимеш бакчасы Кабан күле ярында урнашкан була. Гореф-гадәтләр сакланып килә, җомга көннәрендә гаиләдәгеләр хәер бирә, мәчеткә йөри. Гарунның кызы Сафия, мәсәлән, гади генә пешкән йомры бәрәңгене дә өстәлгә чыгарганда тиешенчә бизәп, матур эскәтерләр җәеп куя торган була.
Гарунның мандолина, гитарада уйнаганы билгеле, хатыны Мәрзия исә моңлы җырчы булган. Олы кызлары Разияне фортепианода уйнарга Салих Сәйдәшев үзе өйрәткән, гаилә бик тату яшәгән. Килгән кунакларга балалар еш кына спектакльләр күрсәткәннәр. Киемнәрне дә үзләре тегә торган булганнар. Гаиләнең яраткан шөгыле җылы көннәрдә Кабан күле буйлап көймәдә йөзү була.
Балаларын аякка бастыру өчен Гарунга көне-төне эшләргә туры килә, печән сатудан тыш, ул күн эшкәртү, сабын җитештерү белән дә шөгыльләнә. Хәйрия эшләренә дә вакыт таба. «Апанай» мәчетенә гел ярдәм итеп тора (әлеге мәчет хакында газетабызның алдагы саннарында тулырак сөйләрбез).

Хуш, туган нигез

1917 елгы вакыйгалар Апанаевлар тормышын нык үзгәртә. Йортларында аларга бары ике бүлмәдә генә яшәргә рөхсәт итәләр, 1924 елда бөтенләй урамга куып чыгаралар. Күпме көч түгеп салган йортын калдырып, Гарун иң авыр хезмәтләргә дә алына, таш юнучы да була ул, баса торган машиналар заводында да эшли, тире эшкәртү фабрикасында да көч түгә.
Сәяси репрессияләр ва­кытында Гарунның өен берничә тапкыр тентиләр, үзен кулга да алалар, ә иң аянычлысы 1937 елда була: Гарун Апанаевны «халык дошманы» дип, атарга дигән карар чыгаралар. Гарун Апанаев үзе шикелле атып үтерелгән кешеләр белән Архангель зираты янында күмелгән. Ә гаиләсенә аны ун елга сөргенгә озатылган дип ялганлыйлар. Апанаевлар өмет өзми әтиләрен көтә. Бары 1989 елда гына Гарун реабилитацияләнә.

Реклама

«Халык дошманы» исеме тагылган Гарунның балаларына да җиңел булмый, кызы Сафияне институттан куалар, ләкин Апанаевларга хас күңел дәрте югалмый. Сафиянең кызы Наилә Камалова болай искә ала:

- Әни озак еллар дәү әнине, үзенең авыру әнисен карый. Ул Мехчылар мәдәният йортында балалар белән эшли, матур җырлый, бии. Барысы да аның тәмле өчпочмакларын, гөбәдияләрен ярата торган була. Чисталыгын да гел искә алалар. Әни без яшәгән Ухтомский йорты урамындагы тротуарга кадәр юа торган булган.

Префектурада аерым мохит

Шәһәр мэры Илсур Метшин Иске Татар бистәсенә килеп ташландык йортларны күреп, борчуга кала. 1996 елдан бирле 64 тарихи һәйкәл югалган.
- Һәр илдә мондый тарихи почмак бар, аларны «иске шәһәр», ­«старый город», «old town» дип йөр­тәләр. Шәһәр үзәгендәге тарихны, мирасыбызны саклаучы орган булдырырга кирәк, бу мәсьәләне мин шәһәр Думасы сессиясендә күтәрәчәкмен, - дип вәгъдә бирә мэр.

Рөстәм Миңнеханов: «Казан үзәгенең тарихи йөзен сакларга кирәк».

2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә төзекләндерү эшләре башлана. Универсиадага 89 мәдәни объект яңартыла. XIX гасыр татар тормышы белән туристларны да таныштыру, булганны тәртиптә тоту, Иске Татар бистәсен җанландыру максатыннан, 2011 елда «Иске шәһәр» префектурасы оеша. Ул, әйткәнебезчә, Апанай йортында урнашкан. Бинаны төзекләндерү вакытында хәтта Архангельсктагы агач эшкәртү сәнгате белгечләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Истәлекле урында мохит тә үзгә. «Иске шәһәр» префектурасының җитәкчесе Марат Усманов:

- Татар бистәсе, Апанай йорты - Казанның тарихын чагылдырган, татар рухын саклаган истәлекле урыннарның берсе. Иҗади якын килеп эшләргә туры килә. Монда башка мохит. Мин халкымның тарихын, Казанымны бик яратам, үткән тарихыбыз белән кызыксынам, шуңа да бу эш минем күңелемә якын, эчке халәтемә туры килә, - ди.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: