Шәһри Казан

«Форвард»

Мәскәү районының Химиклар урамындагы «Форвард» спорт комплексы 2009 елда сафка басты. Аның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метр. Комплекс эче ясалма бозлы, күп эшчәнлек юнәлешле аренадан, күнегүләр залларыннан, 300 тамашачы трибунасыннан, медицина һәм административ бүлмәләрдән гыйбарәт. Зур залны, фигуралы шуу һәм хоккей белән беррәттән, баскетбол һәм волейбол уеннары өчен дә...

Реклама

Мәскәү районының Химиклар урамындагы «Форвард» спорт комплексы 2009 елда сафка басты. Аның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метр. Комплекс эче ясалма бозлы, күп эшчәнлек юнәлешле аренадан, күнегүләр залларыннан, 300 тамашачы трибунасыннан, медицина һәм административ бүлмәләрдән гыйбарәт. Зур залны, фигуралы шуу һәм хоккей белән беррәттән, баскетбол һәм волейбол уеннары өчен дә үзгәртеп була. «Смена» балалар-үсмерләр спорт мәктәбе дә шушы комплекска урнашкан. Биредә спортның хоккей, өстәл теннисы, авыр атлетика, баскетбол төрләрендә шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә уку-өйрәнү түләүсез.
«Форвард» бозлавыгына үз спорт җиһазың белән шуарга килсәң, сәгате 50 сум. Хәер, якшәмбе көнне 8.00-14.00 сәгатьләр аралыгында бозлавыктан файдалану бушлай.
«Форвард» комплексы гаҗәп кыска вакыт эчендә, төгәлрәге, 5 айда төзелде. Спорт җиһазлары кайтаруны «Спорт ГРУПП» компаниясе башкарды. «Форвард» спорт комплексында Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадада баскетбол командаларының күнекмә ярышлары оештырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: