16+

«Гольфстрим»

Казан кунакханәләр челтәре 2007 елда «Гольфстрим» белән тулыланды. Совет районында урнашкан 4 йолдызлы әлеге кунакханә 35 стандарт һәм 7 люкс номерга исәпләнгән. Кунакларга фитнес-үзәк, 225 квадрат метрлы бассейн, бильярд залы, лобби-бар хезмәт күрсәтә, түләүсез Wi-Fi зонасы гамәлдә. 40 кешелек конференцияләр залына заманча аппаратура көйләнгән. Рестораннарында Европа халыклары, татар һәм рус...

Казан кунакханәләр челтәре 2007 елда «Гольфстрим» белән тулыланды. Совет районында урнашкан 4 йолдызлы әлеге кунакханә 35 стандарт һәм 7 люкс номерга исәпләнгән. Кунакларга фитнес-үзәк, 225 квадрат метрлы бассейн, бильярд залы, лобби-бар хезмәт күрсәтә, түләүсез Wi-Fi зонасы гамәлдә. 40 кешелек конференцияләр залына заманча аппаратура көйләнгән. Рестораннарында Европа халыклары, татар һәм рус милли ризыклары тәкъдим ителә. Иртәнге аш швед өстәле тәртибендә оештырылган.
Башкалада озаграк кунак булырга ниятләгән кешеләрнең мәнфәгатьләрен күздә тотып, кайбер номерлар 2-3 бүлмәле гадәти фатир рәвешендә эшләнгән, аларда уңайлы өй шартлары тудырылган. Ял һәм йокы бүлмәләре аерым. Аш-су бүлмәсендә үзең дә ризык пешерергә-әзерләргә мөмкин. Кунакханәнең автомобиль саклау мәйданчыгы да бар, биредәге бассейннан һәм фитнес-үзәктән казанлылар да файдалана ала.
Ишегалдында дулкын рәвешендә ясалган һәйкәл-фонтан диңгез шаулавын хәтерләтә. «Гольфстрим», тарихи-мәдәни урыннарга экскурсияләр оештырып, Казанны дөньяга танытуга да өлеш кертә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading