16+

Гранд отель «Kazan»

Кунакханә тиз ритмлы заманадагы яшәешебезне, модерн стилен исәпкә алып төзелгән. Казанның үзәк өлешендә урнашкан әлеге 4 йолдызлы кунакханә заманча инфраструктурага ия. Ул, автомобильләр кую өчен күпкатлы автопаркингтан тыш, бина түбәсендәге вертолет мәйданчыгына да ия. Биредә модерн стилендәге 200дән артык номер, өч ресторан, каһвәханә, конференция заллары, фитнес-үзәк, интернет-Wi-Fi, эшлекле сөйләшүләр, бизнес-үзәк...

Кунакханә тиз ритмлы заманадагы яшәешебезне, модерн стилен исәпкә алып төзелгән.
Казанның үзәк өлешендә урнашкан әлеге 4 йолдызлы кунакханә заманча инфраструктурага ия. Ул, автомобильләр кую өчен күпкатлы автопаркингтан тыш, бина түбәсендәге вертолет мәйданчыгына да ия. Биредә модерн стилендәге 200дән артык номер, өч ресторан, каһвәханә, конференция заллары, фитнес-үзәк, интернет-Wi-Fi, эшлекле сөйләшүләр, бизнес-үзәк бар. Рестораннарында төрле халыкларның һәм татарларның милли ризыклары тәкъдим ителә. 17 катлы гранд отель «Kazan» 2009 елның февралендә ачылды. 450 кешелек конгресс-холл «Габдулла Тукай», ә 150 урынлык кече зал «Салих Сәйдәшев» исемен йөртә.
Кунакханәдә Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләр, күргәзмәләр үткәрелә. Кунакчыллыгы һәм туристлык өлкәсендәге хезмәтләре Россия, шулай ук халыкара оешмаларның да дипломнары белән югары бәяләнгән. «Kazan» кунакханәсе, туристлар өчен башкаланың тарихи урыннарына, Болгарга, Зөя шәһәрлегенә экскурсияләр оештырып,
Татарстанны, Казанны дөньяга танытуда лаеклы хезмәт өлеше кертә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading