Шәһри Казан

«Хезмәт резервлары»

Вахитов районындагы Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы зонасында урнашкан «Хезмәт резервлары» («Трудовые резервы») стадионына 1962 елда нигез салынган. 2007 елда үткәрелгән колачлы үзгәртеп төзүләр­дән соң, ул заманча спорт шәһәрчеге төсен алды. Монда спортның баскетбол, бокс, теннис, волейбол, футбол, хоккей, нәфис гимнастика һәм җиңел атлетика төрләреннән күнекмәләр бирелә. Стадион 7560...

Реклама

Вахитов районындагы Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы зонасында урнашкан «Хезмәт резервлары» («Трудовые резервы») стадионына 1962 елда нигез салынган. 2007 елда үткәрелгән колачлы үзгәртеп төзүләр­дән соң, ул заманча спорт шәһәрчеге төсен алды. Монда спортның баскетбол, бокс, теннис, волейбол, футбол, хоккей, нәфис гимнастика һәм җиңел атлетика төрләреннән күнекмәләр бирелә. Стадион 7560 квадрат метр мәйданны били, тамашачылар трибунасы 4500 кешегә исәпләнгән. Футбол кыры ясалма чирәм (газон) белән түшәлгән. Җәйге айларда ул - футбол, ә кышын тимераякта шуу мәйданы сыйфатында файдаланыла. Боз катыру өчен махсус компрессор станциясе эшләнгән. 56х24 метр үлчәмендәге кече футбол кыры, теннис корты да бар.
Стадион бинасының эче 6 спорт залыннан гыйбарәт. Болар - нәфис гимнастика, хореография, көрәш, күнегү-уеннар заллары. Административ бинада бокс залына да урын табылган.
«Грация» (Олимпия резервы) махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм «Вахитов районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» учреждениесе үз эшчәнлекләрен «Хезмәт резервлары» стадионында гамәлгә ашыра.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: