16+

«Иптәш Ленин» чакыра

Бүген Ленин бакчасының катлаулы үткәне турында бәян итәргә булдым. XIX гасыр урталарында барлык шәһәрләрнең төзеклеген андагы яшеллекләрнең күплеге белән бәйләп караганнар. Шәһәрдә бакчаларга урын бүлеп бирә башлыйлар, һәр урамда, торак йортлар каршысында кечкенәрәк бакчалар утырталар. Болар, беренчедән, шәһәргә ямь өстәсә, икенчедән, торак җирләрнең «үпкәсе» буларак хезмәт итәләр.

«Иптәш Ленин» чакыра

Бүген Ленин бакчасының катлаулы үткәне турында бәян итәргә булдым. XIX гасыр урталарында барлык шәһәрләрнең төзеклеген андагы яшеллекләрнең күплеге белән бәйләп караганнар. Шәһәрдә бакчаларга урын бүлеп бирә башлыйлар, һәр урамда, торак йортлар каршысында кечкенәрәк бакчалар утырталар. Болар, беренчедән, шәһәргә ямь өстәсә, икенчедән, торак җирләрнең «үпкәсе» буларак хезмәт итәләр.

XVIII гасыр башыннан XIX гасыр башына кадәр Казанда алты бакча булган, ә XIX гасыр яртысыннан XX гасыр башына кадәр инде 20дән артык бакча теркәлгән. Казанның шәһәр бакчалары шәхси бакчалардан әллә ни аерылып тормаган. Тора-бара үзгәрешләр сизелә башлый: сулыклар буена таллар, куаклар утыртыла, юллар да сукмактан аерыла, вак таш түшәлә. Шәһәр бакчаларына күңел ачу, төрле чаралар үткәрү өчен уңайлыклар тудыру теләге туа. Кинотеатрлар, фонтаннар... Аннары оркестр өчен, бию мәйданчыклары, кәмитләр урнаштыру ихтыяҗы туа. Соңгарак туклану урыннары, спорт мәйданчыклары барлыкка килә.

Николай бакчасын карап үтик. Бу урында элек сазлык булып, тирә-ягында тимерче алачыклары тезелеп китә. Шуңа күрә дә бу урынны Тимерчеләр мәйданы дип йөртә башлыйлар. 1842 елдагы янгын хәлләрне үзгәртә. Губернатор Шипов Казан үзәгенең яңа планын раслый. Аның буенча сасы күлдән котылырга тиеш булалар. Шуннан соң, сазлыкка җир ташып, аны күмәләр. Андагы мәйдан да шактый күтәрелә. Бу эшләр император Николай I вакытында башкарылганга күрә, мәйданның да исемен Николай мәйданы дип атыйлар. 90нчы еллар ахырында бу мәйданда солдатлар өчен плац-парад ясыйлар. Мәйдан тагын пычрана башлый.

1888 елда агач цирк бинасы төзергә уйлыйлар, әмма шәһәр башлыклары каршы чыга. 1890 елда Казанда Бөтенроссия фәнни-сәнәгать күргәзмәсе булып үтә. Аның төп өлеше Николай мәйданында урнаша. Күргәзмә бинасы архитектор Генрих Руш сызымнары буенча төзелә.

Казан губернаторы һәм эчке эшләр министры раслаганнан соң, 1891 елда Николай бакчасы ясарга дигән боерык чыгарыла. Сәүдә биналары төзелә башлый, яшелләндерү дәвам итә. Шул вакыттан бирле Николай бакчасын халык ял итү урыны итеп саный башлый. Монда төрле бәйрәмнәр үткәрелә, кәмитләр, таганнар ясала, башка җирләрдән килгән артистлар үз һөнәрләрен күрсәтә.

1894 елның җәендә бакчада фонтан эшли башлый, 1924 елда дөнья пролетариаты юлбашчысы хөрмәтенә Николай бакчасын Иптәш Ленин исемендәге бакча дип атый башлыйлар. Яңа исем белән бакча үзгәрешләр дә кичерә. Өске якта университет бакчасы белән тоташтырылган баскыч барлыкка килә. Аның янына пролетариат юлбашчысы Ленинга һәйкәл куела. Баштарак бронзадан бюст урнаштырсалар, аннары ул басып торучы Ленин белән алыштырыла. Юлбашчы һәйкәлен үзенә куйдыру өчен, тагын дүрт урын дәгъвалый: Ирек мәйданы, Кабан күле яр буе, вокзал яны мәйданы, елга порты мәйданы. Бәйгедә иң уңышлы урын дип Иптәш Ленин исемендәге бакчаны сайлап алалар.

1931 елда җәйге кинотеатр төзелә, ә аның янында ачык эстрада, волейбол мәйданчыгы урын ала. Бакчаның түбәнге өлеше электрлаштырылмау сәбәпле, төрле чаралар үткәреп булмый, фонтан да кайбер көннәрне эшләми, эскәмияләр, чүплек савытлары юк диярлек. Багана янына радио тыңларга кешеләр җыела. 1935 елда Иптәш Ленин исемендәге бакча Кызыл Армия йорты карамагына бирелә. Яктырткычлар куела, фонтан кабат ремонтлана, бакчага керү түләүсез була башлый.

1940-1950 еллар башында бакчада түләүле бию мәйданчыгы эшли башлый (керү бәясе - 2 сум). Бу бакча Казан шәһәренең иң популяр урынына әверелә. Аның янында гына ике буфет ачыла. «Комсомолец» кинотеатры эшли.

XX гасырның 50нче елларында коймалар, кассалар урыннарыннан алына, кинотеатр, тир, волейбол мәйданчыклары юкка чыгарыла, радио сөйләми башлый.

1978 елда бөек химик, якташыбыз Бутлеровка һәйкәл куела. 2003-2005 еллардагы ремонт вакытында бакча юлларына брусчатка түшиләр, яшелләндерүне арттыралар.

2004 елның 1 ноябрендә Ленин бакчасының көнбатыш өлешендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу һәйкәле куела. Анда дүрт телдә «Кичер» дип язылган...

Шәһәребездә менә шундый искиткеч бай тарихлы, күп чорлар кичергән бакчаларыбыз бар. Килегез, күрегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading