16+

Ишү каналы

Спортның ишү төрләре үзәге башкаланың Идел буе районында Урта Кабан күлендә урнашкан. Комплекс 2009 елда төзелә башлады. Трибуналар 3 мең тамашачыга исәпләнгән. Россиянең спорт һәм туристлык министрлыгы милке булган спортның ишү төрләре үзәге Татар дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе файдалануына тапшырылды. Биредә студентлар һәм спортчылар уку-күнегү дәресләре уза,...

Спортның ишү төрләре үзәге башкаланың Идел буе районында Урта Кабан күлендә урнашкан. Комплекс 2009 елда төзелә башлады. Трибуналар 3 мең тамашачыга исәпләнгән. Россиянең спорт һәм туристлык министрлыгы милке булган спортның ишү төрләре үзәге Татар дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе файдалануына тапшырылды. Биредә студентлар һәм спортчылар уку-күнегү дәресләре уза, шулай ук балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр дә шөгыльләнә.
Универсиада вакытында монда академик ишү, байдаркаларда һәм каноэда узышу бәйгеләрен оештыру планлаштырылган. Студентларның зур Уеныннан соң да әлеге үзәк илкүләм һәм халыкара бәйгеләр үткәрү өчен кулланылачак. Урта Кабан күленең су чисталыгы, тирәнлеге һәм мәйданының колачы ишкәк ишү каналы таләпләренә тулысынча туры килә. Табигый ике култык күнегүләр трассасы өчен бик отышлы. Яр буйлары төзекләндерелеп, тәртипкә китереләчәк. Урта Кабан казанлылар, туристлар өчен спорт һәм ял зонасына әверелдереләчәк. Шушында ук кунакханә дә төзелә.
Спортның ишү төрләре үзәгендә комлыклар ясала, велосипед юллары төзелә, җәяүлеләргә ял мәйданчыклары булдырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading