16+

Иске Татар бистәсен нинди үзгәрешләр көтә?

Иске Татар бистәсе турында сөйләшүебезне, вәгъ­дә иткәнебезчә, Иске Татар бистәсенең җитәкчесе Марат Усманов әңгәмәсе белән дәвам итәбез. Аның белән бистәнең якын киләчәктә ничек үзгәрүе, туристларны, шәһәр халкын җәлеп итәр өчен ниләр эшләнәчәге турында сөйләштек.

Иске Татар бистәсен нинди үзгәрешләр көтә?

Иске Татар бистәсе турында сөйләшүебезне, вәгъ­дә иткәнебезчә, Иске Татар бистәсенең җитәкчесе Марат Усманов әңгәмәсе белән дәвам итәбез. Аның белән бистәнең якын киләчәктә ничек үзгәрүе, туристларны, шәһәр халкын җәлеп итәр өчен ниләр эшләнәчәге турында сөйләштек.

- Марат Зәкәриевич, Иске Татар бистәсе - Казанның иң матур, тарихи, татар рухын саклаган истәлекле урыннарының берсе. Шундый мохиттә эшләве ничегрәк?

- Элек мин шәһәрне төзекләндерү эшен алып бара идем, префектурага күчү минем өчен җитәкчелек өлкәсендә яңа этап булды. Монда иҗади якын килеп эшләргә туры килә. Казанның бу истәлекле урынын күпмедер дәрәҗәдә, кыйм­мәтле тарихи зона, тыюлык дип санарга да буладыр. Әлбәттә, монда башка мохит. Мин халкымның тарихын, Казанымны бик яратам, үткән тарихыбыз белән кызыксынам, шуңа да бу эш минем күңелемә якын, эчке халәтемә туры килә дип әйтимме. Четерек­ле мәсьәләләрне чишкәндә исә еллар буе тупланган тәҗрибәмә таянам.

- Иске Татар бистәсе көн саен диярлек үзгәрә, аңлавымча, кайбер объектларда төзекләндерү эшләре әле дә төгәлләнмәгән...

- Үзгәрешләр алга таба да булачак. Универсиадага кадәр биналарның тышын - фасадларны төзекләндерү белән мәшгуль иделәр, хәзер исә бу йортларның эчләрендә ремонт бара. Шулай ук башка объектларга да яңа сулыш өрергә тырышабыз. Әйтик, Гали мәчете, Сафа Бәхтиев йортында төзекләндерү эшләре дәвам итә.

- Марат Зәкәриевич, сез әле яңа гына эшкә килгән вакытта 36 һәм 6 программасы турында күп сөйләнде. Ни өчен аны шулай дип атадыгыз, ул нидән гыйбарәт?

- Әйе, баштарак шулай дип атаган идек тә (Иске Татар бистәсендә алты урам. Алты урамда федераль һәм республика күләмендә мәдәни мирас буларак танылган 36 тарихи объект бар), хәзер бу исемне алыштырырга уйлыйбыз әле. Белмим, Татар бистәсе, Иске шәһәр дип аталырмы. Экскурсия алып баручылар белән берлектә өч туристлык маршруты әзерләнә. Барысы да әле уйланып, эшләнеп бетмәгән бетүен. Шуңа да алдан кычкырасы килми, бу хакта сезнең белән соңрак сөйләшербез әле.

- Казан халкын, туристларны тагын нинди яңалыклар белән сөендерергә уйлыйсыз?

- Озакламый үзебезнең сайтыбызны булдырырга уйлыйбыз. Анда Иске Татар бистәсенең тарихы, бистәдә яшәгән шәхесләрнең биографияләре, һәр мәдәни объект турында тулы мәгълүмат бирелер дип планлаштырабыз. Болардан тыш Иске Татар бистәсенең рус һәм татар телендә махсус мәгълүмати буклеты һәм үз газетасы табадан төшәргә тора.

- Гадәттә, бистәдә узган чараларда яшьләр бик актив катнаша.

- Яшьләрне безнең чараларга җәлеп итәргә кирәк, әлбәттә. Мәсәлән, без Казан модуле программасын оештыруда катнашабыз. Казанга татарлар тарихын, башкалабызның мәдәниятен өйрәнергә дип чит илләрдән студентлар җыелачак. Кабан күле буенда чаралар уздырырга ниятлибез, квест төрләре буенча интерактив программа әзерлибез. Ягъни бер төркем кешегә билгеле бер маршрутны узып, төрле башваткычларны чишеп, биремнәрне үтәп, истәлекле объектны табарга кирәк булачак. Ял итүчеләргә уңайлы булсын өчен, архитекторлар белән берлектә, Кабан күле ярын үзгәртү дә исәптә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading