16+

«Казан-2»

Татарстан башкаласының Декабристлар-Воровский урамнары киселешендә быелның августында «Казан-2» тимер юл вокзалы ачылды. Әлеге чара Россия тимер юлларының 175 еллыгына багышланды. Яңа терминал 1,1 миллиард сумга РЖД тарафыннан төзелде. Бу проект шәһәр үзәгендә 1895-1896 елларда төзелгән тимер юл вокзалында поездлар хәрәкәте тыгызлыгын киметү максатында гамәлгә ашырылды. Казанда пассажир поездлары 1893 елда...

Татарстан башкаласының Декабристлар-Воровский урамнары киселешендә быелның августында «Казан-2» тимер юл вокзалы ачылды. Әлеге чара Россия тимер юлларының 175 еллыгына багышланды. Яңа терминал 1,1 миллиард сумга РЖД тарафыннан төзелде. Бу проект шәһәр үзәгендә 1895-1896 елларда төзелгән тимер юл вокзалында поездлар хәрәкәте тыгызлыгын киметү максатында гамәлгә ашырылды. Казанда пассажир поездлары 1893 елда йөри башлаган.
«Казан-2» вокзалы транспорт күчеп утыру төене ролен үти. Ерак араларга йөрүче 11 поезд, шәһәрара 7 электричка Воровский урамындагы терминалда тукталыш ясый. Биредә Казан метросының «Төньяк вокзал»ы («Северный вокзал») станциясе төзелә. Метро станциясен 2013 елның май аенда файдалануга тапшыру ниятләнелә. Вокзал белән метро станциясен җир асты кичүе тоташтырачак. Яңа терминалда поездлар платформаларына да җир асты юл кичүләре илтә. Башкалада якын киләчәктә шәһәрне боҗрага алып хәрәкәтләнәчәк электричка «Казан-2» вокзалы аша үтәчәк. «Казан-2» терминалында (вокзалында) пассажирлар өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading