16+

Казан Ратушасы

Ирек мәйданындагы элеккеге Дворяннар җыены бинасы 1854 елда төзелгән. Хәзер анда Казан Ратушасы. Бинаны төзү буенча 1854 елның 27 апрелендә М.Коринфский тәкъдим иткән план расланган. Төзелешне башкару губерна архитекторы Ф.Петондига тапшырылган. Ләкин аның эшләре күп булу сәбәпле, план кабат М.Коринфскийга бирелгән. Бинадагы гаҗәеп матур архитектура бизәкләрен гап-гади крестьян Аким Николаев...

Ирек мәйданындагы элеккеге Дворяннар җыены бинасы 1854 елда төзелгән. Хәзер анда Казан Ратушасы.
Бинаны төзү буенча 1854 елның 27 апрелендә М.Коринфский тәкъдим иткән план расланган. Төзелешне башкару губерна архитекторы Ф.Петондига тапшырылган. Ләкин аның эшләре күп булу сәбәпле, план кабат М.Коринфскийга бирелгән. Бинадагы гаҗәеп матур архитектура бизәкләрен гап-гади крестьян Аким Николаев ясаган.
Совет чорларында бина Офицерлар йорты дип йөртелеп, кино һәм бию заллары сыйфатында файдаланылды. 1956 елга кадәр биредә республиканың ул вакыттагы Югары Советы утырышлары, партия конференцияләре узды.
1996 елда Казан хакимияте карамагына тапшырылгач, бинаның «яңа тарихы» башлана, чөнки реставрация эшләренә керешелә. Дворяннар җыены бинасы 2005 елда - Казанның меңьеллыгында яшәреп, матурланып, кабат ишекләрен ачты. Люстралар Германиянең «Фаустик» һәм Чехиянең «Прециоза» фирмаларында эшләтеп кайтартылган. Ратушаның урам як диварына Казан гербы һәм Чистайның «Восток» заводында ясалган сәгать урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading