16+

Казан урамнары кабат гармун моңына күмеләчәк

Өлкәннәр сөйләвенчә, элек Иске Татар бистәсендә җәйге кичләрдә гармун, баян, скрипка авазлары яңгырап торган. Алмагач һәм чия агачларына күмелеп утырган өйләрнең ачык тәрәзәләреннән патефон көйләре агылган. Иске Татар бистәсендәгеләр генә түгел, Сукно һәм Каравай бистәләрендәге татар яшьләре дә кичләрен гармунлы җыр‑бию кичәләренә җыелган. Без, 80 нче еллардагы студентлар да, Горький...

Өлкәннәр сөйләвенчә, элек Иске Татар бистәсендә җәйге кичләрдә гармун, баян, скрипка авазлары яңгырап торган. Алмагач һәм чия агачларына күмелеп утырган өйләрнең ачык тәрәзәләреннән патефон көйләре агылган. Иске Татар бистәсендәгеләр генә түгел, Сукно һәм Каравай бистәләрендәге татар яшьләре дә кичләрен гармунлы җыр‑бию кичәләренә җыелган.

Без, 80 нче еллардагы студентлар да, Горький паркында, шулай ук кооператив техникум янәшәсендәге мәйданчыкта оештырылучы татарча «Пятачок»ларга йөри идек әле.

Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башкалада ачык һавада концертлар үткәрү традициясен кабат кайтарырга ниятли. «Сәйдәш» мәдәният үзәге һәм «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры бию кичәләре оештырачак. Май аенда, төгәлрәге, 15, 22 һәм 29 май көннәрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәге (Н.Ершов урамы, 57а йорт) каршындагы мәйданчыкта 17.00 сәгатьтә шундый кичәләр узачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә фронт еллары җырлары һәм көйләре дә яңгыраячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading