Шәһри Казан

«Казан XXI гасыр»

Башкаланың Совет районында «Казан» аэропорты булганлыгын яшьләр ишетеп кенә белә. Биредән самолетлар башка төбәкләргә генә түгел, ә республика шәһәрләренә һәм хәтта районнарга да оча иде. Аэропорт Лаеш районына - яңа урынга күчерелгәннән соң, бу җирдә ипподром, сәүдә үзәкләре калкып чыкты. 2005 елны «Казан XXI гасыр» торак комплексына тәүге кирпеч салынган...

Реклама

Башкаланың Совет районында «Казан» аэропорты булганлыгын яшьләр ишетеп кенә белә. Биредән самолетлар башка төбәкләргә генә түгел, ә республика шәһәрләренә һәм хәтта районнарга да оча иде. Аэропорт Лаеш районына - яңа урынга күчерелгәннән соң, бу җирдә ипподром, сәүдә үзәкләре калкып чыкты. 2005 елны «Казан XXI гасыр» торак комплексына тәүге кирпеч салынган иде. Микрорайон 30 мең кешегә исәпләнгән. Проекттагы 20 йортның 19ы төзелгән. Сигез катлы 4 йорт, баһадир сакчылар кебек, торак комплексны колачлап тора. Биредә урнашкан мәгариф үзәге бассейнны һәм стадионны да берләштерә. Аңа тиңләшерлек югары технологияле учреждениеләр фәкать Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Самарада гына бар.
«Казан XXI гасыр» торак комплексына Гадел Кутуй, Взлетная һәм Патрис Лумумба урамнары килеп тоташа. Янәшә узучы проспект күп еллар Совет районын җитәкләгән Альберт Камалиев исемен йөртә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: