Шәһри Казан

Казан зоопаркында йортлар тапшырылды... кошлар өчен

Сайраулары әлегә ишетелмәсә дә, сыерчыклар безнең якларга килгән икән инде.Кошларны зарыгып көткән олысы, кечесе аларга оялар ясарга да өлгергән. Казан зоопаркы да кошларны каршы алырга ныклап әзерләнгән. Узган ялларда анда иң уңайлы сыерчык оясына бәйге узды.

Базарларда сыерчык оясын уртача 500 сумга саталар. Сатып алган бер нәрсә, ә менә үзең ясаган кош оясы тагын да кадерлерәк бит әле ул. Ничек тә аны матуррак, үзенчәлеклерәк итәсе килә. Зоопаркта та мәктәп укучылары ясаган 30лап оя бер-берсен кабатламый, һәрберсе үзенчә матур иде. Бәйге Бөтендөнья кошлар көне уңаеннан оештырылган. Әлеге бәйрәм Россиядә 1994 елдан бирле уздырыла. Төгәл көне 1 апрель дип саналса да, бездә бу көнне кошлар бәйрәме дип атарга гадәтләнмәгәннәр. 1 апрель - көлке көне буларак кабул ителгәнгәме икән? Шуңа да зоопаркта да аны соңрак үткәрергә булганнар. Жюри рәисе Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгының Биектау районындагы "Чулпан" дәүләт табигый комплекслы заказнигы директоры Фәнил Гыймадиев кош оялары, җимлекләр матурлыгы, үзенчәлеге һәм иң мөһиме кулланырга яраклылыгы ягыннан карап бәяләнә, ди.

Кош оясы ылыслы агачтан ясалырга тиеш түгел, стенасының калынлыгы ким дигәндә 2 сантимер кирәк, кошларга тырнаклары белән ябышып менәргә уңайлы булсын өчен эче шомартылмаган булу мөһим, ояның тишек диаметры сыерчыклар өчен якынча 5 сантиметр тирәсе булырга тиеш, песнәк кебек кошларга тагын да кечерәк тишек кулайрак, артык зур тишек булганда кошлар дошманнарыннан саклана алмый. Буяу, лак исен дә кошлар кабул итми, - ди Фәнил Гыймадиев.

Реклама

Ә оялар арасында ниндиләре генә юк иде. Ясәвиевлар гаиләсе өч ояны берләштергән корабль формасындагы оя ясаганнар.

Бу ояны ясарга бер айлап вакыт китте. Башта зоопаркка бүләк итеп кенә бирербез дигән идек, бәйге игълан ителгәнне белгәч, катнашырга булдык. Һәрбер ояның да түбәсе алына, чистартырга җайлы булсын өчен шулай эшләдек. Эшнең идея авторы мин, ә тормышка ашыручылар ирем Алексей белән улым Руслан, - ди Совет районының 125нче гимназиясе укытучысы Динара Ясәвиева.


Мозаффаровлар кошлар да яңа ояда җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итсен дип тели.

Җимлекләр арасында беренче урынны Арсений Автономоновка бирделәр, "Иң үзенчәлекле оя" номинациясендә беренчелекне Айсылу Загретдинова яулады, ә "2015 елның кош ашханәсе" исемен әтисе Рамил белән Язилә Мозаффарова алды.

Мондый бәйгеләрне ешрак уздырырга кирәк. Бүләк алу, ярышудан бигрәк бу балаларда кошларга карата хөрмәт уята, табигать белән кызыксынуны арттыра, - ди җиңүче Вахитов районының 14 мәктәп укытучысы Рамил Мозаффаров.

Бәйгедә катнашкан барлык ояларны да Биектау районында урнашкан "Чулпан" тыюлыгындагы агачларга эләчәкләр. Баксаң, былтыр 20ләп кош оясын кемнәрдер урлап киткән булганнар. Балаларның тырышып ясаган йортларына кошлар тынычлап уңалы итеп оя корсыннар иде.


Әлеге көймә өч кош оясын берләштергән.

Бу кызык:
Тургай очканда сайрый. Көчле җил, салкын булганда гына җиргә төшеп сайрарга мөмкин.

Торна, башка кошлардан аермалы буларак, агачка кунмый.
Сыерчыклар көтүе очканда үзләренең оешканлыгы белән гаҗәпләндерә. Меңләгән сыерчык берьюлы бердәм хәрәкәтне кабатлый, бу табышмакны галимнәр дә аңлата алмый.

АКШның Солт-Лейк-Сити шәһәрендә акчарлакларга һәйкәл куелган. Ул акчарлакларның хисапсыз күп саранчаларны юк итеп, кешеләрне ачлыктан коткару хөрмәтенә салынган.

Ләкләк - тавышсыз кош, алар бер-берсе белән томшыкларын шыкырдатып "сөйләшәләр".

(Мәгълүматлар Талия Шакированың "Кошлар" китабыннан алынды)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: