Шәһри Казан

Казандагы Кабан күленең яр буйлары озакламый танымаслык булып үзгәрәчәк

Моңа ирешү өчен, архитекторлар арасында конкурс оештырылган иде. 160 эштән унысын гына сайлап алдылар. Атна башында IT-паркта финалга узучылар үзләренең тәҗрибәләрен һәм Кабан күлен киләчәктә ни рәвешле күрүләре турында сөйләде. Быелның октябрендә, җиңүчене ачыклап, бер миллион сум тапшырылачак. Кабан күленең кыя­фәтен дә нәкъ менә иң-иңе дип табылган проект нигезендә үзгәртәчәкләр....

Моңа ирешү өчен, архитекторлар арасында конкурс оештырылган иде. 160 эштән унысын гына сайлап алдылар. Атна башында IT-паркта финалга узучылар үзләренең тәҗрибәләрен һәм Кабан күлен киләчәктә ни рәвешле күрүләре турында сөйләде.
Быелның октябрендә, җиңүчене ачыклап, бер миллион сум тапшырылачак. Кабан күленең кыя­фәтен дә нәкъ менә иң-иңе дип табылган проект нигезендә үзгәртәчәкләр. Финалга узган эшләр арасында Кытай, Бөекбритания, Франция, Испания, Италия һәм Нидерланд архитекторлары бар. Кабан күленең Камал театры урнашкан түбән өлешенә генә түгел, Урта һәм Югарысына да, Болак буйларына, гомумән, күлнең бөтен системасына да оста кулы тиячәк. Җиңүчене Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри сайлап алачак. Конкурсның эксперт советы җитәкчесе, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сүзләренчә, без үз кабыгыбызда гына яши алмыйбыз, кайбер өлкәләрдә тәҗрибәбез булса да, кайберләрендә ул җитеп бетми. Конкурс игълан итүләре шуңа бәйле.
- Киләсе елда - сулыкларны саклау елы, бу уңайдан яр буйларын төзекләндерүгә ныклап керешәчәкбез. Су - шәһәр мохитен үстерүдә мөһим чараларның берсе, халыкара тренд. Чит илләрдәге шәһәрләр сулыкларга күптән инде йөз белән борылды, Россиядә бу хәрәкәтне беренчеләрдән булып без башлап җибәрәчәкбез. Билгеле булганча, Татарстанда тиз өйрәнәләр һәм башкаларны өйрәтә башлыйлар. Финалга узган проект авторларының хезмәтләрен игътибар белән өйрәнсәк, Татарстан архитекторлары бөтен дөньяга шаулап, башкаларны үзебезгә өйрәтергә чакырачакбыз әле, - диде Фишман.
Шулай ук Президент ярдәмчесе милли яссылыкка да басым ясарга чакырды. Аның әйтүенчә, гадәттә, мондый очракта икесенең берсе килеп чыга: йә миллилекне шулкадәр гадәти әйберләргә кайтарып калдыралар, йә авторның нәрсә җиткерергә теләгәне бөтенләй аңлашылмый.
«Рождественка» бюросы вәкиле (Россия-Франция проекты) Артем Черников Мәскәү шәһәрендәге Москва-реканы төзекләндерүгә кагылышлы хезмәтне тәкъдим итте. Архитекторлар яр буенда трамвай юллары салырга тәкъдим итә. Әлегә проект чит илләрдә инде уңай бәя алырга да өлгергән. Шәһәр халкы сулыкның яр буенда барган төзелешне сизмәячәк тә. Тагын Черников Казанда ике төрле төзелеш - «Европа» белән «дала»ның (йортлар иркен урнашкан очрак) бергә кушылып яшәвенә таң калган.
- «Европа» белән «дала» кушылмасы дөньяда сирәк очрый. Казанда татарлар белән руслар дус-тату яшәгән төсле, ике төрле төзелеш тә гаҗәеп рәвештә иңгә‑иң урнашкан, - диде Артем Черников.
Италиянең Флоренция шәһәреннән архитектор Джованни Палацци - Казанда беренче тапкыр. Шәһәребезнең кайбер күренешләре аны да гаҗәпләндергән.
- Дөнья буйлап йөргәндә, искиткеч матур урыннар күрдем, ни кызганыч, анда кеше әз йөри. Шул ук вакытта кайтышрак урыннарда кеше никтер, киресенчә, күп. Бу минем өчен табышмак булып калды. Кабан буйларында да кеше әз. Без күлләрнең халыкны үзенә тәртип китерәчәк идеясен табарга тиеш, - диде Джованни Палацци.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: