16+

Казанга ышык тукталышлар кирәк

Кызганыч, бездә күпләр булганның кадерен белми. Җәмәгать транспортын көтү урыннарын яңарттылар, яңа тукталышлар куйдылар, хәтта автобус, трамвай, троллейбус ничә минуттан киләсен күрсәтеп торган таблоларга кадәр бар хәзер.

Әмма күбесен җимереп бетерделәр. Тукталыш корылмаларының ян-як пыялаларын ваталар. Кайбер тукталышларда дүрт тимер багана гына тырпаеп утыра.
Хәер, бу тукталышлар алдан ук бездәге һава шартлары өчен яраклаштырылмаган иде. Кышкы салкыннарда пыяла тукталышларда автобус көтеп кара син. Кызым Фәридә Мәскәүдә яшәгәч, еш кына башкалага кунакка барырга туры килә. Мәскәүдә җәмәгать транспорты вакытында килә, төгәл йөри. Ник бездә бу система җайга салынмаган икән? Суыкларда, яңгырларда ышыкланып булмаган, җитмәсә, ватылып беткән тукталышларда җәмәгать транспортын көтүләре бер дә рәхәт түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading