Шәһри Казан

Казанны таный, белә һәм ярата башладылар

Ата-аналарның күпчелеге: «Һай, балабызның үсеп җиткәнен сизми дә калдык», - дип бот чабып, еш кына аптырашта кала. Без дә, Казанда яшәүчеләр, калабызның Европа дәрәҗәсенә ничек үсеп җиткәнен абайламый да калдык. Аның бар яктан да ипле булуы - безнең өчен гадәти күренеш. Ә читтән килүчеләр үзләрен җәннәт бакчасына эләккәндәй хис итә....

Ата-аналарның күпчелеге: «Һай, балабызның үсеп җиткәнен сизми дә калдык», - дип бот чабып, еш кына аптырашта кала. Без дә, Казанда яшәүчеләр, калабызның Европа дәрәҗәсенә ничек үсеп җиткәнен абайламый да калдык. Аның бар яктан да ипле булуы - безнең өчен гадәти күренеш. Ә читтән килүчеләр үзләрен җәннәт бакчасына эләккәндәй хис итә.
Казанны өч вакыйга аеруча тамырдан үзгәртте: 2005 елда Казанның меңьеллыгын гөрләтеп уздырдык, 2013 елда Универсиада шәһәребезнең җаны-тәненә тәэсир итәрлек итеп үтеп китте, иртәгә башланачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек тә тирән эзен калдырды. «ШК» төрле катлау кешеләренә бер сорау белән мөрәҗәгать итте: «Әлеге вакыйгалар Казаныбызны ничек үзгәртте?»
«Татарстан нәтиҗәгә тизрәк ирешә»
Марат Бариев, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты:
- Беренчедән, шәһәр инфраструктурасы үсте: йортлар, кунакханәләр, спорт корылмалары, аэропорт, вокзаллар, юллар... Меңьеллык алдыннан метрога зур игътибар бирелде. Икенчедән, Казанның гомуми культурасы күтәрелде. 2006 елда Универсиада мәсьәләсе белән шөгыльләнә башлаганда, чит телләрдә әйбәт сөйләшүче яшьләрне таба алмый идем. Хәзер кайсына төртсәң дә, азмы-күпме сөйләшә белә. Рестораннарда, кунакханәләрдә, полициядә, транспортта эшләүчеләр дә халыкка карата кешелек­лерәк мөнәсәбәт белдерә башлады. Әлеге вакыйгалар Казанның имиджына Россия­дә дә, чит илдә дә нык тәэсир итте, шәһәребезне таный, белә һәм ярата башладылар. Шуның нәтиҗәсендә безгә эшмәкәрләр, инвес­торлар килде. Универсиадага дип төзелгән утыздан артык корылмада спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек туды.
Россия буенча һәр бәйрәмдә, каникулда, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң, Казан туристлар саны буенча өченче урында бара.
Дөньякүләм вакыйгаларга әзерлек барышында Казан халкына уңайсызлыклар да кичерергә туры килә, юлларны ябалар, әмма ул вакытлыча. өй җыештырганда, әйтик, идән юганда да алай гына була бит инде.
Спортка яшьләрнең генә түгел, бөтен кешенең дә мөнәсәбәте үзгәрде. Хәзер Казан урамнарына чыксаң, күп кеше велосипедларда җилдерә, скандинав таяклары белән йөрүчеләр дә очрый. Сәламәт тормыш образы модага керде. 10-15 ел элек Казан халкының 10 проценты гына спорт белән шөгыльләнсә, хәзер бу күрсәткеч 30 процентка кадәр җитте.
Мәскәү тарафыннан Татарстанга караш гел аеруча иде. Безнең төбәк үзенең холкы, шәхесләре, икътисады белән аерым урын алып тора. Федераль органнарда эшләүче кеше буларак, турыдан-туры әйтә алам, нинди генә зур эшләр алып барылса да, нинди генә проблема килеп туса да, Татарстан фикере-сүзенә һәрчак колак салалар. Республика федераль программаларның бөтенесендә диярлек катнаша. Федераль органнар да белеп тора: Татарстан, башкаларга караганда, нәтиҗәгә сыйфатлырак та, тизрәк тә, кайчак арзанрак та ирешә.
«Без моны үттек!»
Илсур Метшин, Казан шәһәре мэры:
- Универсиадага әзерләнгәндә бик күп эш башкарылды, шуңа да без хәзер берьюлы 14 юл чишелеше, 44 җир асты кичүе, аэропорт, тимер юл вокзалы, кунакханәләр төземибез. Беренче самолет килеп төшү белән соңгы кунакка кадәр каршы алу һәм озату вакытын секунды белән исәпләп чыгардык. Без моны үттек бит инде, дип, күкрәк киереп әйтә алабыз. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тәмамланганда, 1,5 мең кунакны озатырга туры киләчәк. Бу кадәр кеше Универсиадада да булмады. Шәһәр, республика, федераль структураларның барлык хезмәтләре тулысынча әзер. Премьер-министр, хөкүмәттәге коллегаларыбыз, Рөстәм Нургалиевич - һәр пункт барыбызның да контролендә: урнаштыру, килү, ашату, куркынычсызлык, транспорт...
Ел башында республика бюджетыннан бер миллиард сум, шуның 500 миллионы ишегалларындагы юлларны төзекләндерүгә бүлеп бирелде. Аннары Рөстәм Нургалиевич тагын 1,5 миллиард сум бирергә карар кылды: бер миллиарды - юлларны, 300 миллионы - маршрутларны һәм 150 миллион сумы тротуарларны тәртипкә китерергә.
Шәхси затлар да бик тырышты. Ике ай ярым эчендә үзәктәге һәр бина, офис хуҗалары белән нәрсәне үзгәртсәк, яхшырак булыр иде икән, дип фикер алыштык. Кайдадыр болдырны, кайдадыр ваза, кайдадыр башка элементларны алыштырттык. Ике ай ярымнан соң күз алдыбызда бөтенләй башка манзара килеп басты.
Универсиада алдыннан кунакханәләргә кергәндә, буяу исе аңкып тора иде. Армиядә хезмәт иткән булсагыз, беләсездер, солдатка беренче тапкыр форма кидергәч, ул солдат түгел, солдатик кына әле, өстендәге киеме ипсез күренә - кунакханәләр белән дә нәкъ шулай иде. Быел, рестораторлар белән очрашканда, күрәм: персонал өйрәтелгән, карашларында ышаныч балкый, һәркем үз эшен белә. Әлеге ышаныч хисе безгә дә күчә.
«Эфир» телеканалының «Тема» тапшыруындагы әңгәмәсеннән.
«Хикмәтле үрнәк»
Әлмирә Әдиятуллина, «Мөслимә» хатын-кызлар берлеге рәисе:
- Казанның меңьеллыгы, Универсиада һәм Су чемпионаты безнең өчен дөнья күләмендә бер ­сикереш, омтылыш, үзебез өчен дә, планетадагы башка кешеләр өчен дә бик зур хикмәтле үрнәк булды. Меңьеллык алдыннан Кремльдән «Раки» сыраханәсен безнең «Мөслимә» берлеге алдырды. Бу шулкадәр әрнүләр белән барды, ахырда Минтимер Шәймиевкә: «Ул сыраханә ашка төшкән кара таракан кебек иде бит», - дип хат та яздым. Меңьеллыкка әхлакый яктан әзерләнгәндә, мәгариф системасы кысаларында, укытучыларга итәк кидердек. Ә аңарчы югары сыйныф баласы, укытучы тактага язганда, аның ыштан төбен күреп утыра иде.
90 нчы елларда халыкның тырышлыгы, үҗәтлеге, милли хәрәкәтнең булышлыгы белән парламент булдырылды. Шул ук чорда мәрхүм Вәлиулла Якупов җитәкчелегендә «Иман» мәркәзе төзелеп, бик күп китаплар, «Әлифба»лар, «Мөгаллим сәни»ләр басылды. 1995 елда «Мөслимә» берлеге төзелде. Безгә таяк тыгарга тырышучылар да булды, әмма тайпылмадык, бүген дә ныгыттырып эшлибез.
«Казан-Арена» стадионын шәһәребезнең бер йолдызы буларак кабул итәм. Анда Универсиада, Президент катнашында республикакүләм ифтар да узды. Бу бит халыкны бергә туплау, аңлашу. Узган ел Казан мэры Илсур Метшинга, чит илләрдән килгән татарларга очрашып күрешү өчен парк булдырырга кирәк, дип хат язган идем. Шөкер, быел менә яңа парклар төзиләр. Бу да бит халыкның өскә үрләве, аның мәнфәгатьләрен кайгырту турында сөйли.
«Шагыйрьләр дә бренд бит»
Луиза Янсуар, шагыйрә:
- Минем өчен Казан чын-чынлап 1998 елдан, студент булып бирегә килеп яши башлагач «башланды». Суверенлык алган дәүләтебез өстендә милли җилләр исеп, тамырларны барларга керешкән еллар. Күңелдә, аңда бар иде ул миллилек, әмма шәһәр кыяфәтендә әле тиз генә күренмәде. Вакыт кирәк булды моның өчен. Ул чактагы Казан постсовет хаосыннан яңа гына мантып килгән бер кала буларак яши минем хәтердә. Төзеклек, җыйнаклык җитеп бетми иде, димме соң. Әлбәттә, аны шул хәлдә дөнья базарына тәкъдим итеп булмый иде.
Казанның төс-кыяфәте хәзер күпкә күркәмләнде. Ул туристлар агыла торган урынга әверелде. Монысы сөендерә. Спорт - зур инвестицияләр өлкәсе, нәкъ менә аның аша Казанга дөньякүләм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү бик зур казаныш. Әмма моның белән генә чикләнмәскә иде. Безнең бит нинди бай мәдәниятебез бар. Һәм тагын да мөһиме: бүгенге көндә гөрләп иҗат итеп торучы талантлы яшьләребез. Аларның барлыгын без еш кына үзәк телевидениедә күренгәч яки дөньяга шаулап кайткач кына белеп алабыз.
Минемчә, Казанның һәм Татарстанның тышкы кыяфәте турында гына кайгыртып калмыйча, аның мәдәни үзенчәлеген, талантлар шәһәре булуын да ассызыкларга вакыт. Әйтик, мин Петербургка барам икән, шаблон «Петергоф-Эрмитаж-Исаккиевский собор»... тибындагы экскурсияләр өчен генә бармыйм. Миңа шәһәрнең «эчке» картасы, яшерен кодлары кызык­лы. Һәм биредә мәдәни кодларга игътибар да бик зур. Алар белән «эшли» беләләр. Әйтик, туристлар, кызыксынып, «Бродячая собака» кафесына киләләр, Остап Бендер сыны янында фотога төшәләр, Ахматова музеена Фонтанный дворецка агылалар...
Бездә дә шундый әдәби-мәдәни кодларны эш­кә җигәргә иде. «Татар бистәсе» - бу юнәлештәге матур адымнарның берсе, дип исәплим. Ә ни өчен әле шунда даими чыгыш ясый торган татар оркестры булдырмаска? Шунда ук җырчылар җыр­лап тора, шагыйрьләр үз шигырьләрен укый, сөрәнчеләр (татарча реклама таратып) йөри, татар газета-журналларын сатып ала торган киосклар эшли... Әлеге дә баягы Петербург урамнарының берсендә «Сплин» төркеме җырларын җырлап торган музыкантларны тыңлаганда, бер абзый әйтеп куйды: «Цой белән «Сплин» җырларын тыңлар өчен киләм Питерга, монда бит аларны һәр адымда ишетергә була, аларның чынлап та халыкта яшәгәнлегенә инанасың...» Ә безнең Казан урамнары буйлап йөрүче туристлар Америка индеецларын тыңлый, аларның да әле араларында индеец булганнары ничәү генә. Бер сүзем юк, булсын алар да, без бит бер тамырга барып тоташабыз да, ләкин... Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Эльмир Низамов, Радик Сәлимов көйләре, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Саҗидә Сөләйманова... яшьрәк шагыйрьләрдән Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Эльвира Һадиева һ.б.ның шигърияте яңгырап торса, начар булыр идемени? Алар да Казанның брендлары бит!
Мин Казанымда милли әдәби сүзгә, музыкага, рәсем сәнгатенә, ә бәлки, шуларның синтезыннан гыйбарәт вакыйгага сусыйм. Әйтик, Мөселман киносы фестивале. Ул зур масштаблы проект. Һәр ел көтеп алабыз үзен, үзебезнең фильмнар булырмы дип өмет белән күз текибез. Әмма, «үзебезнеке»ләргә караганда, «читтәге»ләр кадерлерәк булып чыга ни өчендер еш кына. Үзебезнең талантларга, ресурсларга игътибарлырак булырга кайчан өйрәнербез икән? Юкса Мәдәният министрлыгындамы, белмим, кайда, һәр мәдәни өлкәдә эш иткән талантлы яшьләрнең исемлеге тупланган булырга тиеш дип исәплим. Һәм алар мәш килеп эшли, проектлар тәкъдим итә, XXI гасыр Казанының милли дә, тарихи да, заманча да йөзен булдыра. Аны дөньядагы иң гаҗәеп шәһәргә әверелдерергә тырыша. Һәркем - үз өлкәсендә! Миңа, мәсәлән, бу юнәлештә Радик Сәлимовның «Звучащий Кремль» проекты бик ошый. Сүз уңаеннан, кулларында эш булгач, тамаклары да тук, өсләре дә бөтен, димәк.
Мин бүгенге Казанымны бик яратам, килгән дусларыма, кунакларга күрсәтергә яратам аны. Архитектура үрнәкләре арасындагы «югалтулар», үзәктәге кайбер тарихи урыннарның ташландык хәлдә ятуы күңелне тырный тырнавын. Әмма Казанның үз йөзе шактый төгәл аныкланып килә инде.
Ә менә йөрәге һәм менталь асылы (ә боларны, нигездә, тел, мәдәният формалаштыра) әле анык ваемланып җитми шикелле. «Ногай» кунакханәсе ачылып, тарихи бинаның кайтарылуы күңелне эретсә дә, бу эшне масштаблырак итеп башкарырга кирәк, минемчә.
Универсиада - безнең өчен мәктәптәге беренче мәхәббәт, беренче үбешү, гаиләдә беренче бала кебек. Тик шулай да аның колачы да Су чемпионатыныкы төсле түгел. Без бүген Россиядә моңарчы булмаган вакыйганы көтәбез. 192 ил. Дүрт миллиард телевизион тамашачы аудиториясе. Әлеге җаваплылыкны үзебездә, хөкүмәттәге коллегаларыбызда, дирекциядә, спорт министрлыгында гына түгел, шушы өч ай эчендә финишка килеп җиткәндә һәркемдә тойдым.
Сүзен-сүзгә
Мәдинә Габделганиева, пенсионер:
- Универсиада һәм чемпионат шәһәрнең тышкы кыя­фәтен үзгәртсә, диннең үтеп керүе шәһәрнең рухын үзгәртте. Иребез белән дин юлында без. Аңардан, мәчеткә кемнәр йөри, әби-бабайлармы, дип сораган саен, юк, яшьләр күп, ди. Яшьләр арасында ураза тотучылар да елдан-ел арта. Халыкның рухи күтәрелеше шәһәрнең рухы үзгәрүенә нигез булып тора. Казанның мохитендә бу нык сизелә, рухи үзгәреш чисталыкка да, шәһәрнең чәчәккә күмелүенә дә тәэсир итә. Русларның да татар халкына, шәһәргә карата мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә бара. Урамда йөргәндә, чүп савытларына кадәр карап үтәм. Элек савытка эләкмичә, читкә төшкән чүп кыр кадәр иде, ә хәзер халыкның бу яктан да культура дәрәҗәсе артты.
Хөсәен Фәезхановның абыйсы Габделгалләм икътисадчы булган. Милләт булып сакланыр өчен, ул биш әйбернең кирәк булуын әйтеп калдырган: беренчесе - милләтпәрвәрлек, икенчесе - телне саклау, өченчесе - динне саклау, дүртенчесе - туган җирле булу, бишенчесе - алдан күрүчәнлек. Бу сыйфатларның бөтенесен дә үзебездә булдырырга тырышасы иде.
Марс Ахунов, Казанда яшәүче:
- Казанны күптән күрмәгән кешеләр шәһәрне танымый да. Әйтик, Сукно бистәсенең элеккегедән исе дә калмаган. Шул тирәдән автобус белән үткәндә, ялгыш юлдан киттекме әллә, дип сорадым кондуктордан. Җиргә сеңеп беткән иске йортлар шулмыни бу, дип аптырадым. Меңьеллыкка әзерләнгәндә иске биналарны сүттеләр, дип зарланучылар күп булды. Сүтмичә хәлләре юк, яннарыннан үтәргә дә куркыныч иде. Иске дип, аның астында калыргамы әллә?! Габдулла Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсе дә ишелергә тора иде бит. Сүттеләр, бик яхшы булды. Каюм Насыйри урамын гына алып карагыз. Анда бит туфлиеңне салып, носкидан гына йөрерлек. Тарихи булса да, ул килеш калдырып булмый иде.
Хәзер менә Бишбалта бистәсен төзекләндерер­гә җыеналар. Бу эш үзеннән-үзе башкарылмый бит. Кешеләр алсыз-ялсыз эшли, Универсиада, чемпионат кебек этәргеч булмаса, бу эшләр кузгалыр идеме икән.
Әлеге чаралар безне Европа һәм дөнья белән тоташтыр­ды, читтәге кешеләр безнең белән аралашты, беребезнең дә монда мөгезле түгеллеген күрде. Урта Азиядәге күңелсез хәлләрдән соң, андагы кешеләр безгә качак булып килде. Аларның барысы да начар түгел бит. Матур, иркен кафелар төзеп куйдылар. Алар килгәнче, кайдадыр подвалда чәй эчеп, пирожки ашап йөри идек. Ә хәзер, иркен кафеларга килеп керүгә үк, якты йөз белән каршы алалар.
2018 елда Казанда футбол буенча дөнья чемпио­наты үтәчәк. Монда үткәрми хәлләре юк. Казан ­Россиянең спорт башкаласы булып китте. Дөньяда да алдынгы урында. Бу үзгәрешләрне сукыр кеше генә күрми торгандыр. Омскидагы хәлләр бездә дә кабатланмасын өчен, киләчәктә дә яхшы итеп төзетсеннәр иде.
Суфия Вәли (Австралия):
- Казан бик матурланган, урамнарга асфальт җәелгән, биек йортлар калкып чыккан. Элек шәһәрдә татарча сөйләшүчеләр аз булса, хәзер туган телебездә аңлатып юл да күрсәтәләр. Кремль дә матурланган, эчке яктан диварларга зур-зур фотолар эленгән.
Зөлфия Камалова, җырчы (Австралия):
- Казан үзгәрде һәм һаман да үзгәреш кичерә. 2013 елда анда өч ай булдым. Шәһәр үзәгендә искиткеч матур урында яшәдем. Казанда якын дусларым һәм иҗатымны сөючеләр күп. Мәркәзебезгә һәрчак ашкынып кайтам.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: