16+

Кекин йорты

Горький урамындагы бу бина Казанның атаклы сәүдәгәр-миллионеры Леонтий Кекин үтенече буенча 1903-1905 елларда төзелгән. Проектның авторы - талантлы архитектор Генрих Руш. Архитектураның гаҗәеп үрнәкләре кулланылып төзелгән Кекин йорты федераль әһәмияттәге тарихи-мәдәни һәйкәл санала. Диварлардагы нәкышләрдә Көнчыгыш һәм Европа мәдәнияте, архитектор Генрихның хыяллары һәм шаянлыгы да чагыла. Казандагы Александровск пассажы, тимер...

Горький урамындагы бу бина Казанның атаклы сәүдәгәр-миллионеры Леонтий Кекин үтенече буенча 1903-1905 елларда төзелгән. Проектның авторы - талантлы архитектор Генрих Руш.
Архитектураның гаҗәеп үрнәкләре кулланылып төзелгән Кекин йорты федераль әһәмияттәге тарихи-мәдәни һәйкәл санала. Диварлардагы нәкышләрдә Көнчыгыш һәм Европа мәдәнияте, архитектор Генрихның хыяллары һәм шаянлыгы да чагыла. Казандагы Александровск пассажы, тимер юл вокзалы, Адмиралтия хастаханәсе биналарының, Шамил йортының проектларын да Генрих Руш эшләгән.
Мәгълүматларга караганда, Леонтий Кекин үзе салдырткан яңа йортында яшәмәгән. Большой Лядской урамында аның тагын бер кечерәк йорты булган.
Еллар дәвамында нык таушалган йортка «ZABIR» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм Казанның «ГипроНИИавиапром» ябык акционерлык җәмгыяте коллективлары реставрация проекты әзерләде. «ТАИФ-СТ» һәм Төркиянең «Одак» фирмалары төзекләндергәннән соң, Кекин йорты «икенче сулыш» алды. Хәзер бу бинага төрле офислар урнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading