16+

«Корстон»

Н.Ершов урамында 2006 елның 14 ноябрендә «Корстон» (Korston Hotel) кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы ачылды. Проектның авторы - «ВЕЛП» иҗат остаханәсе. 72 мең квадрат метр мәйданны биләгән бу комплекс - тәүлек дәвамында гөрләп эшләп торган үзе бер шәһәрчек. Бирегә Европа классындагы 202 номер, фитнес-үзәк, сәүдә йорты, бизнес-үзәк, ресторан, төнге клуб, боулинг, кинотеатр...

Н.Ершов урамында 2006 елның 14 ноябрендә «Корстон» (Korston Hotel) кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы ачылды. Проектның авторы - «ВЕЛП» иҗат остаханәсе. 72 мең квадрат метр мәйданны биләгән бу комплекс - тәүлек дәвамында гөрләп эшләп торган үзе бер шәһәрчек. Бирегә Европа классындагы 202 номер, фитнес-үзәк, сәүдә йорты, бизнес-үзәк, ресторан, төнге клуб, боулинг, кинотеатр һәм балалар күңел ачу паркы урнашкан, чыбыксыз Wi-Fi эшли. «Корстон» комплексы «АрхИдея-2011» ачык халыкара конкурсында «Архитектура. Җәмәгать бинасы» номинациясендә Гран-при яулады. «Корстон» Казанда туристлыкны үстерүгә лаеклы хезмәт өлеше кертә. Кунакларга уңайлы шартлар тудырудан тыш, сәяхәтләр дә оештырыла, атнаның бер көне татар милли ризыкларына багышлана. Идел буе федераль округында туристлык чыганакларын таныту фестивалендә «Корстон-Казан» 4 йолдызлы кунакханәләр арасында беренче урынны алды. Яулаган бүләкләре исемлегендә «Алтын меридиан» милли туристлык премиясе дә бар.
Быелдан 5 йолдызлы дәрәҗәгә күтәрелгән «Корстон-Казан» - Россиядә «Корстон» компаниясе тарафыннан төзелгән икенче комплекс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading