Шәһри Казан

Кырымның Россиягә кайтуын Казанда билгеләп үтәбез

18нче мартта кичке сәгать биштә Казанның Меңьеллык мәйданында Кырым белән Севастопольнең Россиягә кушылуына ике ел тулуга багышланган митинг-концерт була.

Кырым белән Казанны мәдәни-тарихи, дини һәм икътисади җепләр бәйли. Татарстанлылар Кырым белән Севастопольнең Россия составына керүе буенча үткәрелгән референдумны хуплап кабул итте. 2014 елның 16 мартында Кырымның - 82,71, Севастопольнең 96,77 процент халкы әлеге берләшүгә ризалык белдереп тавыш бирде. Кырым ярымутравында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп, 2014 елның 17 мартында Кырым Республикасы үзен суверен дәүләт дип игълан итте һәм җирле парламент ярымутрауны Россия составына кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте. 18 мартта Россия Президенты Владимир Путин, Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы хуплавы белән, Кырымны Россия Федерациясенә кабул итү һәм яңа субъектлар оештыру эшен башлап җибәрде. Шул көнне үк Мәскәүдә ике дәүләт арасында килешү төзелде. 11 апрельдә исә Кырым Республикасы һәм федераль дәрәҗәдә әһәмияткә ия булган Севастополь шәһәре Россия Конституциясендә Россия субъектлары исемлегендә урын алды.

Кырым Республикасы һәм герой-шәһәр Севастопольнең Россиягә кушылу вакыйгасы ил күләмендә тантаналы чаралар белән билгеләп үтелә. Татарстанның иҗат коллективлары катнашындагы "Без бергә" митинг-концертына барлык казанлыларны көтеп калалар.

Равил Хөснуллин, Бөтенроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе:
- Кырымның үз туган иленә - Россиягә кайтуы һәр кеше өчен күңелле вакыйга булды. Башка илләр белән чагыштырганда, ул бу процесс цивилизация юлы белән эшләнде, Кырым халкының үз теләге белән булды. Тарихтан билгеле булганча, Германияне бергә кушу бернинди референдум җыймыйча хәл ителде. Бу очракта Кырым - халыкара нормаларны саклау үрнәге. Мин үзем Украинада туган кеше буларак, андагы проблемаларны якыннан беләм, шуның өчен Кырым халкының тулы хокуклы Россия гражданнары булуы безне сөендерә. Күңелдә ниндидер бер горурлык та бар. Кырымда берничә тапкыр социологик сораштыру да уздырдылар. Аның нәтиҗәләре буенча ярымутрау халкының 90 проценттан артыгы Россиягә кайтуларына канәгать булуын белдергән.

Николай Владимиров, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары:
- Кырымның Россиягә кушылуын хуплыйбыз. Татарстан Кырым Республикасында иҗтимагый-сәяси вазгыятьне тотрыклы итүдә актив катнашты. Ике арада элемтәләр ныгыды. Кырымнан Халыклар дуслыгы йортына делегация килеп китте. Алар безнең милли-мәдәни оешмаларның ничек эшләгәнен өйрәнделәр, үзләрендә дә шуны булдырырга ниятләре барлыкларын әйттеләр. Күпмилләтле халык үзара дус-тату яшәсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген үзебезнең мисалда күрсәттек.

Реклама



Фото: youtube.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: