16+

«LUCIANO»

Казанның Островский урамында 2011 елны премиум класслы «LUCIANO» спа-комплексы ачылган иде. Урта диңгез буйларындагы затлы кунакханәләрнең архитектура үрнәкләрен кулланып төзелгән әлеге бина башкаланың тарихи өлешенә үзенчәлекле ямь өстәде. Комплекс спа-салон, Beauty Clinic, кунакханә, ресторан һәм фитнес-клуб юнәлешләреннән гыйбарәт. Ресторандагы аш-сулар Италия остасы Джанни Мольти иҗатына нигезләнеп әзерләнә. Спа (SPA) су...

Казанның Островский урамында 2011 елны премиум класслы «LUCIANO» спа-комплексы ачылган иде. Урта диңгез буйларындагы затлы кунакханәләрнең архитектура үрнәкләрен кулланып төзелгән әлеге бина башкаланың тарихи өлешенә үзенчәлекле ямь өстәде.
Комплекс спа-салон, Beauty Clinic, кунакханә, ресторан һәм фитнес-клуб юнәлешләреннән гыйбарәт. Ресторандагы аш-сулар Италия остасы Джанни Мольти иҗатына нигезләнеп әзерләнә. Спа (SPA) су белән дәвалану һәм сихәтләнү мәгънәсен аңлата. «Лучано» комплексындагы кебек аквазона - Россиядә бердәнбер. Монда төрле зурлыктагы 5 бассейн (шул исәптән балалар өчен көйләнелгән махсус бассейн), грек, төрек һәм рус мунчалары эшли. Су белән сихәтләндерүнең 100дән артык ысулы кулланыла. Кунакханә номерларының һәркайсында барлык уңайлыклар тудырылган. Кунаклар өчен автомобиль мәйданчыгы һәм җир асты паркингы бушлай. Әмма комплексның бөтен эчке территориясендә һәм номерларда тәмәке тарту катгый тыелган, махсус билгеләнгән урыннарда гына тәмәке пыскытырга мөмкин.
«Лучано» Best Spa ina hotel in Europe 2012 номинациясендә Европадагы 10 иң яхшы спа кунакханә исемлегенә керде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading