16+

«Мирас»

Идел буе районының Җәүдәт Фәйзи урамындагы «Мирас» универсаль спорт комплексы Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында сафка бастырылды. Төзелеше һәм җиһазланышы ягыннан Европа дәрәҗәсендәге әлеге комплекс Казан милли-тикшеренү технология университеты карамагына тапшырылды. Биредә футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр дә шөгыльләнә. Корылманың гомуми мәйданы 6196 квадрат метрны тәшкил итә. 62х34 метр...

Идел буе районының Җәүдәт Фәйзи урамындагы «Мирас» универсаль спорт комплексы Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында сафка бастырылды. Төзелеше һәм җиһазланышы ягыннан Европа дәрәҗәсендәге әлеге комплекс Казан милли-тикшеренү технология университеты карамагына тапшырылды. Биредә футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр дә шөгыльләнә. Корылманың гомуми мәйданы 6196 квадрат метрны тәшкил итә. 62х34 метр үлчәмнәрендәге спортзал төрле юнәлешләрдәге эшчәнлеккә көйләнелгән, трибуналар 1 мең тамашачыга исәпләнгән. Бина эченә шулай ук күнегүләр, киенү-чишенү бүлмәләре, кафе урнашкан. Спорт комплексының сызымнарын «Татинвестгражданпроект» эшләде. 2010 елның 5 маенда «Мирас»ны ачу тантанасында Россиянең ул вакыттагы Премьер-министры Владимир Путин да катнашты.
«Мирас»ның 7950 квадрат метр мәйданны биләүче үз стадионы да бар. Ул йөгерү юлларыннан, җиңел атлетика корылмаларыннан, ясалма чирәм япмалы футбол кырыннан гыйбарәт. Спорт залында каратэ, кекусинкай, баскетбол, җиңел атлетика түгәрәкләре эшли.
Универсиада көннәрендә биредә баскетбол буенча беренчел ярышлар үткәрү һәм футбол командаларының күнегүләрен оештыру ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading