16+

«Олимп»

Яңа Савин районының Чистай урамындагы «Олимп» мәдәният-спорт комплексы - Казандагы иң зур спорт корылмаларының берсе. Комплекс А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты (КАИ) карамагына тапшырылды. «Олимп» ябык түбә астындагы бассейнны, спорт залларын һәм футбол стадионын берләштерә. Биредә 13 нче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе (гандбол), «Уникс-юниор» (баскетбол), «Мотор» (баскетбол) һәм Олимпия...

Яңа Савин районының Чистай урамындагы «Олимп» мәдәният-спорт комплексы - Казандагы иң зур спорт корылмаларының берсе. Комплекс А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты (КАИ) карамагына тапшырылды. «Олимп» ябык түбә астындагы бассейнны, спорт залларын һәм футбол стадионын берләштерә. Биредә 13 нче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе (гандбол), «Уникс-юниор» (баскетбол), «Мотор» (баскетбол) һәм Олимпия резервы (йөзү) спорт мәктәпләре укучылары да шөгыльләнә. Баскетбол, футбол, йөзү, гандбол, бокс, ушу һәм каратэ түгәрәкләре эшли.
«Олимп» комплексында Универсиаданың йөзү һәм баскетбол буенча ярышларын үткәрү ниятләнелә. Комплексның төрле юнәлешле спорт залы 2007 елда ачылды. 2010 елда сафка баскан бассейн һәм аның «коры йөзү» залы, сауналы күнегүләр залы, хәтта Европада да үрнәк санала. Монда башкаланың югары уку йортлары спорт командаларының ярышлары уздырыла. «Олимп»та физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә спорт-сәламәтләндерү дәресләре даими рәвештә алып барыла. Россиядәге иң яхшы 5 спорт комплексы исемлегенә Казандагы «Олимп» та кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading