16+

«Оргсинтез» бассейны

«Оргсинтез» йөзү бассейны - Татарстандагы иң яхшы спорт корылмаларының берсе. Бина эченә өч ванна урнаштырылган, төп ваннаның озынлыгы 50 метр. Тамашачылар өчен 600 урынлы трибуна ясалган. Казанның Ямашев проспектында 35 ел элек сафка баскан әлеге корылма заман технологияләреннән калышмый. Биредә «Синтез» ватерпол командасы күнегүләр үткәрә, Татарстан, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге...

«Оргсинтез» йөзү бассейны - Татарстандагы иң яхшы спорт корылмаларының берсе. Бина эченә өч ванна урнаштырылган, төп ваннаның озынлыгы 50 метр. Тамашачылар өчен 600 урынлы трибуна ясалган.
Казанның Ямашев проспектында 35 ел элек сафка баскан әлеге корылма заман технологияләреннән калышмый. Биредә «Синтез» ватерпол командасы күнегүләр үткәрә, Татарстан, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар оештырыла. Абонемент төркемнәрендә укучылар, студентлар һәм казанлылар спортның су төрләре белән шөгыльләнә. 7 яшьтән өлкәнрәк балалар йөзәргә өйрәтелә, ә 3-5 яшьлекләр өчен «Ана һәм сабый» төркеме булдырылган. Су астында йөзү күнекмәләре дә бирелә. Бассейн бинасында җиһазландырылган ике спортзал да эшли. Заллар җиңел атлетика, шейпинг, аэробика, пилатес, йога белән шөгыльләнүчеләр карамагында. Булачак әниләр арасында аквааэробика популяр. «Оргсинтез» базасында эшләүче йөзү буенча махсуслаштырылган мәктәпне тәмамлаучылар арасында Россиянең 2 атказанган спорт остасы, халыкара класслы 4 спорт остасы бар.
Универсиада вакытында «Оргсинтез»ны спортның су төрләре ярышларын үткәргәндә файдалану ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading