Шәһри Казан

«Парк Хаус»

Яңа Савин районында хәзер 500 меңнән артык кеше яши. Шуны күздә тотып, биредә, Джованни Бартоли проекты буенча, сәүдә-күңел ачу комплексы төзелде.


«Парк Хаус» (PARK HOUSE) 70 мең квадрат метр мәйданны били. Монда сәнәгать товарлары һәм азык-төлек кибетләре, рестораннар, кафелар, 6 кинотеатр, боулинг һәм бильярд залы, балалар уен заллары урнашкан. «Парк Хаус»ның 1670 машинага исәпләнгән зур мәйданлы кую урыны бар.
«Манхэттен Риал Эстейт Менеджмент» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагындагы «Парк Хаус» 2006 елның 13 декабрендә сафка баскан иде. Аны «Одак» төрек фирмасы төзеде. «Парк Хаус» төрле хәйрия чараларында, 1 нче сыйныфка баручы сабыйларны уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү акцияләрендә актив катнаша. Комплекс Яңа савинлыларда гына түгел, казанлыларда да танылу алды. Вахитов һәм Совет районнарында яшәүчеләр бирегә аеруча еш килә.
«Парк Хаус» комплекслары шулай ук Уфа, Самара, Волгоград, Екатеринбург, Тольятти, Түбән Новгород, Әстерхан һәм Рязань шәһәрләрендә дә эшли.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: