16+

Паркларда сату итәргә рөхсәт бирелерме?

Быелгы җәйдә урамдагы сәүдәнең ничек оештырылуы һәм киләсе елда урамдагы сәүдә буенча нинди яңалыклар кертелүе турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.

Паркларда сату итәргә рөхсәт бирелерме?

Быелгы җәйдә урамдагы сәүдәнең ничек оештырылуы һәм киләсе елда урамдагы сәүдә буенча нинди яңалыклар кертелүе турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.

Былтыр урамдагы сәүдә өч төркем буенча оештырылган булган: җәйге кафелар, карбыз-кавын һәм туңдырма белән салкын эчемлекләр. Быел тагын берничә категория өстәлгән: үсентеләр сату, аттракционнар һәм кафе-верандалар. Моннан тыш, Казан халкы һәм кунаклары һава шарында очты һәм баулардан үрелгән скай-паркта күңел ачты.

Кайбер җәйге кафеларга өч ел эшчәнлек алып барырга рөхсәт бирелде. Эшкуарлар үз бизнесын сыйфатлы башкарсын, дигән ният белән эшләнде бу. Быел тәүге тапкыр җәйге верандалар станционар кафеларга терәтеп төзелде, бу мөминлектән 15 җәмәгать туклану предприятисе файдаланды. Моннан соң чатыр корулар булмаячак.

Иван Кузнецов сүзләренчә, җәйге урам сәүдәсен оештыруның яңа таләпләрен шәһәр дә, эшкуарлар да отышта.

- Аукционнар нәтиҗәсендә сигез миллион сумга 144 сәүдә объектына рөхсәт бирелде. Бу сумма, узган ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк. Былтыргы сыман, быел да казнага иң күп акчаны сезонлы кафе урнаштыру хокукын откан эшкуарлар китерде - 5 миллион сум. Карбыз-кавын сату хокукы да ике тапкыр күбрәк сатылды. Гомумән алганда, эшкуарлар безнең кагыйдәләрне кабул итеп, «күләгә»дән легаль рәвештә эшләүгә күчәләр, - дип ассызыклады Иван Кузнецов.

Эшкуарлар белән киләсе елда да иңгә-иң куеп эшләячәкләр. 2016 елның җәендә сезонлы сәүдәне Казан парк-скверларында да оештырырга ниятләнелә. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә продукцияләрен сату өчен шартлар тудыру юнәлешендә эш алып барыла. Фермерлар да шунда бәяләрне артык күпертмичә генә сата алачак.
- Шәһәрдәшләр белән берлектә 40 ярминкә урыны сайлыйбыз, ­сигезе буенча уртак фикергә килдек инде, - диде Иван Кузнецов.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, урамдагы сәүдә урыннарында куркынычсызлык таләпләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
- Элегрәк урамдагы сәүдә салкын эчемлекләр һәм тәмәке белән генә күзалланса, хәзер сайлау мөмкинлеге киңәйде, - дип, шәһәр башлыгы якын арада эшкуарлар белән «түгәрәк өстәл» сөйләшүе оештырып, 2015 елга нәтиҗә ясарга һәм киләсе елга планнар корырга кушты.
Фото: www.nv.kz

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading