16+

Печән базары: берсе алдый, берсе алдана

Элегрәк заманда Болактан Иделгә кадәр арада күлле, сазлыклы урыннар булган. Бигрәк тә язгы ташулар вакытында Иделдән хәзерге вокзал тирәләренә кадәр су җәелгән. Җәй көне сулар кипкәч, бу урыннар яшел болынлыкка әйләнгән. Шәһәр янында торучы ат, сыер, кәҗә, сарык асраучыларга менә дигән көтүлек урыннары булган.

Печән базары: берсе алдый, берсе алдана

Элегрәк заманда Болактан Иделгә кадәр арада күлле, сазлыклы урыннар булган. Бигрәк тә язгы ташулар вакытында Иделдән хәзерге вокзал тирәләренә кадәр су җәелгән. Җәй көне сулар кипкәч, бу урыннар яшел болынлыкка әйләнгән. Шәһәр янында торучы ат, сыер, кәҗә, сарык асраучыларга менә дигән көтүлек урыннары булган.

Җыен һәм Сабан туе бәйрәмнәрендә бу урыннар тамаша стадионына әверелгән: ярминкәләр гөрләгән, казанлылар рәхәтләнеп ял иткән. Казан ханлыгы төзелгәннән соң, бу урыннарны «Патша болыннары» дип атаганнар.

Казан ханлыгы төзелүдән элегрәк хәзерге Мәскәү урамы тирәсендә авыл оешкан. Ул Туктамыш хан оныгы Мөхәммәднең үзе белән хезмәт итүче дусты Кораеш бәккә бүләге, дип сөйләгәннәр. Ул урын Кораеш авылы, ә урыслар тарафыннан Кораеш бистәсе дип аталган. Мәскәү урамының баштагы ике мәхәлләсен (кварталын) Успение урамы дип йөрткәннәр (Чернышевский урамына кадәр), анда зур Успение чиркәве булганга күрә шулай атаганнар. Чернышевский урамы белән кисешкән җирдән урамның дәвамын Владимир урамы дип атаганнар, чөнки монда Владимир чиркәве булган. Хәзер автозаправкадан алып Татарстан урамы белән кисешкән өлеше Мәскәү урамы дип аталган. Шул Мәскәү урамында Кораеш бистәсе хан чорында да мөстәкыйль бистә буларак яши. Анда атаклы Отыч мәчете булган. Гыйбадәтханә шул исемдәге бәк хөрмәтенә аталган, дигән версия бар. Бәлки аның башка исемнәре дә булгандыр, әмма калганы билгесез, ләкин шунысы хак: аны XVI гасыр башында төзегәннәр. Мәчет агачтан төзелгән булса да, гасыр ахырына кадәр хезмәт иткән. Бу турыда 1566-1568 елгы кулъязмаларда әйтелгән. Хәзерге көндәге «Нурулла» (Печән базары мәчете) дә шул Отыч мәчете нигезенә салынган булырга тиеш, дигән фикер йөри.

Шундый тарихи бистәдә XVIII гасыр башында атаклы Печән базары барлыкка килә. Базарның печән сата торган өлеше хәзерге заправкадан алып Париж Коммунасы урамына кадәр булган. Базарның гомуми мәйданы 16500 квадрат метр тәшкил иткән. Ул җирдә кечкенә генә күл дә булган, әмма аны ком һәм туфрак белән күмгәннәр. Көнбатыш ягында «Апанаев утарлары» дип аталган җирләр булган. Анда беркатлы корылмаларда сәүдә кайнап торган. Хәзерге вакытта анда «Татгаз» бинасы урнашкан. Аның янында Юнысовларның керем йорты, янәшәдә популяр «Амур» кунакханәсе булган. Автозаправканың арткы өлешендә (Болакка кадәр) мөселман зираты булуы турындагы язмалар бар. Анда Болгардан күчеп килүчеләр һәм Кораеш авылы мәетләре күмелгән.

Печән базары турында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай болай язган:
Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.
Кайсысы сатмактадыр,
кайсы ала,
Берсе алдый, шунда
берсе алдана...

Печән базары читендә, Мәскәү урамы ахырында, «Нурулла» мәчете (элекке Печән базары мәчете) урнашкан. Аның архитекторы Песке, проектны ясаганда, әлбәттә, Печән базары йогынтысын искә алган. 1845-1849 елларда Печән базары тулысынча формалаша.

1917 ел вакыйгалары Казан шәһәренең сәүдә өлкәсенә һәм башка сәнәгать оешмаларына да тискәре йогынты ясый. Мәскәү урамында трамвайлар йөрми башлый, су белән тәэмин итү дә туктала. Базарның сәүдә урыннары берәм-берәм ябыла тора, сәүдәгәрләр малларын башка җиргә күчерә башлыйлар. Печән базары мәйданы пычракка, чүп-чарга бата. Шәһәр мэры боерыгы буенча базарларны себерү-чистарту өчен билгеләнгән кешеләрне кыскарталар, андый хезмәтне, гомумән, бетерәләр, шуңа күрә Печән базары гына түгел, Балык мәйданы (хәзерге Тукай мәйданы), Зур Проломная урамы (хәзерге Бауман урамы) да шундый аяныч хәлдә кала.

Шәһәрдә тоз, икмәк, сабын, дару белән тәэмин итү бик начарлана, моңа 1920 елдагы иген уңышының түбән булуы да үз өлешен кертә. Болар барысы да 1921 елгы ачлыкка китерә...

Юлбашчы, җитәкче Ленин күрсәтмәсе белән шәхси эшмәкәрлеккә рөхсәт бирелә. Печән базары кабат җанлана башлый, су бирәләр, трамвайлар кузгала. Болакның тамагында «Ташаяк» ярминкәсе ачыла.

Яңа икътисади сәясәтне бетерәләр, базар тормышы туктала. Нәтиҗәсе: сәүдәгәрләрне тыю түгел, ә сәүдә урыннарын юк итү башлана. Печән базары урынында һәйкәл белән фонтан эшли башлый. Аннан ерак түгел, бензоколонка һәм «Татгаз»ның бинасы төзелә.

2010 еллардан соң «Печән базары» дип аталган акцияләр башланып китте. Башкалабызның Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри урамнарында, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академиясе театры мәйданында шул исемдәге акция үткәрелә. Анда ярминкәләр, «уку урамнары», «Кисекбаш» дәвамчылары, балалар мәйданчыклары, төрле күңел ачу чаралары уза. Быел бу бәйрәм «Черек күл» буенда узды. «Печән базары» - татар тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән сәхифә. Ул бөек Тукаебыз белән дә аһәңдәш. «Печән базары»на багышланган чараларны тарихи урынында - бушап калган фонтанлы паркта үткәрү үтемлерәк булмасмы икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading