16+

Ривьера

Казансу елгасының уң як ярында заманча бина игътибарны җәлеп итеп, күңелне үзенә дәшеп тора. Бу - «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы. Кунакханә дүрт йолдызлы һәм әлегә Татарстанда иң биеге. Анда 210 номер, 4 конференцзал, бассейн, фитнес-клуб, ресторан, кинотеатр урнашкан. 26 нчы кат күзәтү мәйданчыгыннан гыйбарәт. 100 метр биеклектән Казан манзарасы белән...

Казансу елгасының уң як ярында заманча бина игътибарны җәлеп итеп, күңелне үзенә дәшеп тора. Бу - «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы. Кунакханә дүрт йолдызлы һәм әлегә Татарстанда иң биеге. Анда 210 номер, 4 конференцзал, бассейн, фитнес-клуб, ресторан, кинотеатр урнашкан. 26 нчы кат күзәтү мәйданчыгыннан гыйбарәт. 100 метр биеклектән Казан манзарасы белән хозурланырга мөмкин. Комплексның 50 төрдәге аттракцион булган үз аквапаркы эшли, ул Европа күләмендә иң зурлардан санала. Монда хәтта ел дәвамында файдаланылучы бозлавык та бар. Дөрес, кунакханә номерларының бәяләре гади халык өчен түгел - бер кешегә тәүлеклек түләү 3500-9200 сум. «Президент люксы»на борылып карасаң, тәүлеге 33 мең сум икәнлеген күрерсең.
«Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы 9,3 гектар мәйданны били, аның төзелешенә 3 910,0 миллион сум акча тотылган. «Ривьера» 2008 елда ачылды һәм Казанның иҗтимагый тормышына актив рәвештә кушылды. Биредә төрле конференцияләр, конкурслар үткәрелә.
Казансуның әле кайчан гына буш яткан бу кишәрлеге, «Ривьера» төзелгәч, матур шәһәрчеккә әверелде. Елганың уң як ярында төзү-төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading