16+

Себер аша Кытайга илтүче юл Казанның Совет мәйданыннан башлана

Казанда 150дән артык парк, сквер, бульвар исәпләнә. 2015 елда Татарстан Президенты указы белән республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Дәүләт программасы кысаларында башкаланың ял итү урыннары төзекләндерелде, яңартылды.

Себер аша Кытайга илтүче юл Казанның Совет мәйданыннан башлана

Казанда 150дән артык парк, сквер, бульвар исәпләнә. 2015 елда Татарстан Президенты указы белән республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Дәүләт программасы кысаларында башкаланың ял итү урыннары төзекләндерелде, яңартылды.

Хәзер Казан халкы ял итәргә урын бар дип сөенә, күбесендә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр дә булдырылган. Без дә  җәйге матур көннәрдә эшне ял белән аралаштырырга булдык. “ШК” да яңа проект башлап җибәрәбез – “Казан парклары”.  Шәһәрнең ял итү урыннарын бергәләп күзәтик.  Беренче тукталыш – Совет мәйданындагы сквер. Халык арасында бик популяр булмаса да, зур тарихи мәгънәгә ия икән бу урын.

Совет мәйданында урнашкан сквер уңайлы ял итү урыннарының берсе. Кечкенә булса да, утыргычлары 200гә якын кешене сыйдыра.

Совет мәйданы булгач, паркта да шул заман эзләре саклана. Янәшәдә генә “Искра” тукталышы, Пионер базары, Пионер урамы, Октябрь шәһәрчеге... Скверда хәтта таксофон да бар. Кызык өчен тикшереп тә карадым, эшли, акча салырга гына кирәк.  

– Монда килгән саен яшьлегемне искә алам. Элек Совет мәйданыннан Арчага, башка районнарга шәһәрара автобуслар китә иде. Гел шушында җыела идек инде. Үзенә күрә бер рәхәт монда,– дип искә ала Фәрит абый. Ул янәшәдәге кибеттә тәртип сакчысы булып эшли икән. Җае булганда. саф һава суларга скверга чыгып керә.

4-5 еллар элек әлеге скверда беренче тапкыр фонтанны эшләтеп җибәргәннәр. Төзекләндерелгәннән соң, бу ял итү урыны тагын да матурланды, яшелләнде, үрмәле гөлләрдән ясалган стена үзе генә ни тора. Аның күләгәсендә кешеләр ял итә. Без килгән көнне Балалар академиясе каршындагы сәнгать мәктәбе укучылары рәсем ясап утыралар иде. Кечкенә сабыйлар фонтан суында чыр-чу килә. Өлкәнрәкләр күгәрченнәр ашата. Янәшә дә генә кибетләр. Бәдрәф тә куелган. 30 сумга туңдырма алып ашарга була, куас саталар, вай-фай да бар диделәр.

Скверның үзәгендә багана тора. Аңа күпләр игътибар да итмидер кебек тоелды миңа. Баксаң, бу Себер тракты башланган урын икән бит. Әлеге багана зур тарихи мәгънәгә ия. Аны 2015 елда куйганнар.  Баганага өч телдә кыскача мәгълүмат язылган: “Себер тракты Россиянең Европа өлешеннән Себер аша Кытайга илтүче борынгы юл. Юлның Мәскәүдән Пекинга чаклы озынлыгы 8839 чакрым”.

Шушы баганадан алып Дәрвишләр бистәсенә таба сузылган Себер тракты тарихка батырлык, хәтер юлы булып кереп калган. Баш күтәргән декабристларны шушыннан сөргенгә сөргәннәр. коллар ерак юл алдыннан нәкъ менә Совет мәйданында кандалаларын салганнар, диләр. Бу юллардан танылган шәхесләр, язучылар: Герцен, Чернышевский да узган. Совет елларында трамвай юллары салына башлагач, эшчеләр биредә бик күп кеше сөякләренә һәм ярты тоннага якын кандалаларга тап булганнар дип тә сөйлиләр.  Себер дә шушыннан башланган дигән фараз бар.

Бүген болар хакында белүчеләр сирәк. Чакрымны күрсәтүче багана төбендә туристлар ара-тирә фотога төшә. Тарих онытылмасын иде, үткәнебезне бергәләп барлыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X