16+

«Сәфәр» кунакханәсе

Казансуның уң як ярында 1997 елда 16 катлы «Сәфәр» кунакханәсе төзелде. Аңа 2008 елда реконструкция үткәрелде һәм исеме «АМАКС САФАР отель» итеп үзгәртелде. 3 йолдызлы әлеге кунакханә «Amaks Crahd Hotels» кунакханәләр челтәренә керә. 191 номер стандарт һәм аппартамент сыйфатта җиһазланган. Бинаның һәр тарафында интернетка элемтә чыбыксыз да (Wi-Fi) тоташырга була....

Казансуның уң як ярында 1997 елда 16 катлы «Сәфәр» кунакханәсе төзелде. Аңа 2008 елда реконструкция үткәрелде һәм исеме «АМАКС САФАР отель» итеп үзгәртелде. 3 йолдызлы әлеге кунакханә «Amaks Crahd Hotels» кунакханәләр челтәренә керә. 191 номер стандарт һәм аппартамент сыйфатта җиһазланган. Бинаның һәр тарафында интернетка элемтә чыбыксыз да (Wi-Fi) тоташырга була. «OUT HALL» ресторанында татар милли аш-сулары өстенлек итә, шулай ук Европа кухнясы да чит түгел. Монда тагын «Русское раздолье», «Украинский хуторок» һәм «Восточный шатер» рестораннары эшли. «Премьер», «Казань», «Алтын-Золотой» һәм «Гранд» конференция заллары бөтен техник таләпләргә җавап бирә.
Кунаклар өчен бассейнлы сауна һәм күнегүләр заллары бушлай. Бильярд клубын, боулинг залын үз эченә алган холл яхта рәвешендә төзелгән. Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр оештыру - «Сәфәр» кунакханәсе эшчәнлегенең максатчан юнәлешләренең берсе. Чит илләрдә сувенир продукциясе сату киң җәелдерелгән. «АМАКС САФАР» да, милли сувенирларны пропагандалап, үрнәк гамәл күрсәтә. Европа дәрәҗәсендәге сервис, шулай ук тупланган тәҗрибәсе «АМАКС САФАР отель»не лаеклы рәвештә «Казанның иң яхшы кунакханәләре» категориясендә алдынгы сафка чыгарды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading