16+

Спорт сарае

Мәскәү урамындагы Спорт сарае инде 45 еллык тарихка ия. Ябык түбәле корылма эченә 2 боз мәйданчыгы, 2 спорт залы, хореография һәм күнегүләр заллары урнашкан. Татарстан Республикасы спортын чагылдыручы Ш.Галиев исемендәге үзенчәлекле музей, шулай ук республиканың спорт ветераннары советы да эшли биредә. Спорт сарае төрле концертлар, шоу-тамашалар һәм күргәзмә-ярминкәләр оештыру өчен...

Мәскәү урамындагы Спорт сарае инде 45 еллык тарихка ия. Ябык түбәле корылма эченә 2 боз мәйданчыгы, 2 спорт залы, хореография һәм күнегүләр заллары урнашкан. Татарстан Республикасы спортын чагылдыручы Ш.Галиев исемендәге үзенчәлекле музей, шулай ук республиканың спорт ветераннары советы да эшли биредә. Спорт сарае төрле концертлар, шоу-тамашалар һәм күргәзмә-ярминкәләр оештыру өчен дә файдаланыла. Балалар арасында физкультура һәм спортны пропагандалауга зур әһәмият бирелә. Малайлар һәм кызлар (4 яшьтән 6 яшькә кадәрлекләр) тимераякта фигуралы шуу буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә кабул ителә. Алар Спорт сараеның боз мәйданчыгында атнасына ике мәртәбә тәҗрибәле тренер-укытучылар өйрәтүендә шөгыльләнә.
Спорт сараена 1998 елда реконструкция ясалды: фойе киңәйтелде, комментаторлар һәм матбугат үзәге бүлмәләре булдырылды. Хәзер аның гомуми мәйданы 22 мең квадрат метрны тәшкил итә. 2000 елда 6107 квадрат метр зурлыкта тагын бер боз мәйданчыгы (янкорма) төзелде. Биредәге шартлар һәм спорт җиһазлары халыкара таләпләргә тулысынча җавап бирә.
«Ак Барс» командасы, «Татнефть-Арена» боз сарае файдалануга тапшырылганчы, хоккей матчларын шушы Спорт сараенда үткәреп килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading