16+

«ТАТАРСТАН» кунакханәсе

Казанның тарихи үзәгенә урнашкан «Татарстан» кунакханәсе күпләргә мәгълүм. Бина 1970 елда сафка бастырылган. 2005 елда төзекләндерү уздырылганнан соң, ул тагын да ямьләнебрәк китте. 13 катлы комплекс 368 номерга исәпләнгән. Кайбер катлардагыларда аеруча яхшы уңайлыклар тудырылган. Гаилә өчен махсус номерлар да булдырылган. Кунакханәдә ресторан, бар, бильярд залы эшли. Ресторанда татар милли...

Казанның тарихи үзәгенә урнашкан «Татарстан» кунакханәсе күпләргә мәгълүм. Бина 1970 елда сафка бастырылган. 2005 елда төзекләндерү уздырылганнан соң, ул тагын да ямьләнебрәк китте. 13 катлы комплекс 368 номерга исәпләнгән. Кайбер катлардагыларда аеруча яхшы уңайлыклар тудырылган. Гаилә өчен махсус номерлар да булдырылган. Кунакханәдә ресторан, бар, бильярд залы эшли. Ресторанда татар милли ризыклары һәм Европа аш-сулары тәкъдим ителә. Шулай ук биредә кунакларга бизнес-үзәк, чәштарашханә, милли сувенирлар һәм сәнәгать товарлары киосклары да хезмәт күрсәтә.
Номерларны һәм залларны бизәүдә заманча дизайн алымнары кулланылган. Кунакханә биләмәсендә бушлай Wi-Fi эшли. Номерларга телевизор, суыткыч һәм телефон куелган. Тарихи-мәдәни һәйкәлләргә якын торганлыктан, Казанга килгән туристлар еш кына шушы кунакханәне сайлый. «Татарстан» кунакханәсе, халыкара дәрәҗәдә хезмәт күрсәтеп һәм тарихи урыннарга экскурсияләр оештырып, республиканы лаеклы рәвештә пропагандалый. Татарстан исемендәге кунакханә республиканың Чаллы шәһәрендә дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading