Шәһри Казан

Үзең ясаган техника белән юлга чыгарга ярамый

Техникага үз белдегең белән үзгәртүләр кертергә ярыймы? Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов шул хакта сөйли.

- Беренче таләп - техниканың төзеклеге, чөнки ватык техника транспорт чарасын идарә итүчегә дә, андагы пассажирларга да, шулай ук әйләнә-тирәдәге җәяүлеләргә дә хәвеф тудыра. Яңа автомобиль өч елдан соң, аннан соң ике елга бер һәм алга таба ел саен техосмотр уза. Автобуслар һәм такси исә - ярты ел саен.

- Автотрассада туктатып, техосмотр үткәрергә мөмкиннәрме?
- Казанның Оренбург трактындагы "Лаеш" контроль-үткәрү пунктында транспорт чараларының төзеклеген тикшерү урыны бар. Автоинспекторлар да руль һәм тормоз механизмнарының төзеклеген тикшерә ала.

Реклама

- Кайбер кешеләр кояш нурларыннан, караклар күзеннән сакланабыз, дигән сәбәп табып, автомобильләре пыяласына тонык элпә ябыштыра.
- Норматив документларда "тонировка" дигән сүз, гомумән, юк. Яктылык үткәрүчәнлек дигән термин бар. Автомобильнең алдагы тәрәзәсенең һәм алгы ишекләрдәге пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр шушы таләп үтәлмәсә, Административ хокук бозулар кодексының 5.3.1 маддәсе нигезендә 500 сум штраф салына. Тонировкалы автомобильләр техосмотрга кертелми. Автомобиль пыялаларын тоныкландыру күрүне киметә, төнлә андый машиналарда бөтенләй бернәрсәдә дә күренми дисәң дә ялгыш булмас. Шуның аркасында аварияләр чыга. Машина йөртүчеләр шуны исләреннән чыгармасын иде: тонировка ул - куркыныч мавыгу. Сүз уңаеннан, түбәнәйтелгән автомобильләр дә техосмотрга кертелми, чөнки конструкцияне үзгәртергә ярамый.

- Конструкцияне үзгәртү генә түгел, гомумән, үзләре ясаган транспорт чаралары белән йөрүчеләр дә бар бит.
- Кешеләр үзләре ясаган машиналар, тракторлар, шулай ук завод шартларында җыелган мотоблоклар белән юл хәрәкәтенә чыгу катгый тыела. Бу "техника"ның урыны бакчада гына.

Казанның ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр иткәнчә, быел Казанда автомобильләре пыяласына "тонировка" кулланганнары өчен 2135 кеше административ штрафка тартылган. Кисәткәннән соң, машина йөртүче пыяладагы тоныкландырылган элпәне кубарып ташламаса, автоинспекторлар транспорт чарасының номерын салдырып ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: